Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Һаман истә

Шәһәр музеенда «Күренекле шәхесләрең, Түбән Кама!» дип аталган проект эшли. Аның кысаларында, шәһәребез тарихына зур өлеш керткән шәхесләргә багышлап күргәзмәләр дә оештырыла. Күптән түгел Түбән Кама җылылык-электр станциясе үзәгенең беренче директоры Василий Игнатьевич Суздальцевның истәлегенә багышланган күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә 100гә якын документаль язма һәм фоторәсем бар.

Василий Игнатьевич 1918 елда Омск өлкәсенең Тюкалинск районы Михайловка авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, политехника институтына укырга керә. 1941 елда Совет Армиясе сафларына алына һәм Томск артиллерия училищесына укырга җибәрелә. 1942 елның мартыннан взвод командиры, командир урынбасары һәм батарея командиры, дивизия штабы җитәкчесе булырга туры килә.
1946 елның августында, Совет Армиясе сафларыннан демобилизациянеп кайтканнан соң, Томск политехника институтында укуын дәвам итә. 1948 елда Уруссу энергетик комбинатына эшкә җибәрелә һәм Уруссу электр станциясендә җаваплы эшләр башкара. 
1963 елның апрелендә В. Суздальцев Түбән Кама шәһәренең җылылык электр станциясе үзәгенә директор итеп билгеләнә. Төзелешне беренче казыктан ук  башлап, финанс мәсьәләләре, җиһазлар белән тәэмин итү һ.б. буенча зур эш башкара. 1967 елда җылылык-электр станциясе үзәге илебездә эшләп килүче станцияләргә тиңләшә.
Василий Игнатьевич хезмәт сөючәнлеге, оештыру осталыгы, актив тормыш алып баруы, коллективны мөһим бурычларга туплый алуы, тыйнаклыгы, ярдәмчеллеге, мәрхәмәтле булуы белән аерылып торды, фидакарь  хезмәте, сугыш чорындагы батырлыклары өчен күпсанлы медальләргә, Мактау кәгазьләренә лаек булды. 
Кызганычка каршы, ул арабыздан  иртә – илле биш яшендә китте. Аның  турындагы якты хатирәләр күңелләребездә саклана. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев