Туган як

Алу җиңелләшәчәк

Түбән Каманың күпфункцияле үзәгендә яңа хезмәт күрсәтелә башлады. Хәзер ИНН алу яки алыштыру өчен, элеккечә, салым инспекциясенә түгел, ә үзәккә мөрәҗәгать итәргә була.

Таныклык гариза биреп җиде эш көне узгач тапшырыла. Үзегез белән паспорт алып килегез. ИНН югалтып, яңасын алырга теләсәгез, 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә кирәк. Күпфункцияле үзәк Мәктәп бульварындагы 2а йортында урнашкан.   
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: