Туган як

Алмаз Хәмзин китапларын тәкъдим итте

Юмор остасы, артист, пародист, язучы, җырчы, баянчы, популяр җырлар авторы… Алмаз Наил улы Хәмзин ия булган һөнәрләр исемлеген әле тагын да дәвам итәргә булыр иде. Танылган якташыбызның өч китабын «Ел китабы – 2017» конкурсына тәкъдим итү уңаеннан, шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә булган очрашуда аның турында «Ул җитмеш төрле һөнәргә ия» диделәр.

Ә китапханәдә булган әлеге чара аның язучылык һөнәренә бәйле иде. Хәер, кичә барышында, бөек шагыйрь Г.Тукай язганча, «Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле» дигәндәй, Алмаз абый кулына баянын да алгалады, җырлар да башкарды, тиешле урында, килештереп кенә, шигырьләрен дә укыды.
Бәйгегә кертелгән китапларының беренчесе – «Җидегән чишмә». Шәһәребездәге шул исемдәге әдәби-музыкаль берләшмәнең 35 еллыгына багышланган  әлеге затлы басманы дөньяга чыгару өчен Алмаз Хәмзинга күп көч куярга туры килгән. Архивларда газета тегелмәләре актарганда, үзе әйтмешли, иске кәгазь тузанын аз суламаган ул. Бу хезмәтне башкаруда үзенә ярдәм иткән кешеләрнең барчасына рәхмәт белдерде язучы. Әлбәттә, рәхмәтләрнең зурысы Ташлыкта яшәүче энесе Айдарга булгандыр. Чөнки китапның иң беренче нөсхәсен компьютерда һәркемнең күңелен җәлеп итәрдәй матур итеп бизәүче нәкъ менә Айдар Хәмзин булган. Хәтта соңыннан типографиядә китапның тиражын күбәйтүчеләр дә осталыкта аннан уздыра алмаганнар.
Икенче китабы «Сагынып сөйләрлек еллар» дип атала. Бу китап Алмаз Хәмзиннең  тагын бер ягын ачып бирә. Әйе, ул язучы гына түгел, сәхнә кешесе дә бит әле: алда язганымча, баянчы, җырчы, пародист, нәфис сүз остасы. Шундый сәләтләргә ия кешене тулы бер концерт бригадасы белән чагыштырып булыр иде. Гадәттә, концерт куярга йөргәндә, җырчылар автобус тутырып, баянчысын, җырчысын, нәфис сүз остасын, биючеләрен ияртеп йөриләр. Әле шулай да тамашачыны җыя алмаучылар бар. Ә Алмаз Хәмзин андый ярдәмчеләргә мохтаҗ да түгел. Ул култык астына баянын кыстырып, ялгыз гына барып та, тулы заллар җыярга сәләтле, килгән тамашачыны сәгатьләр буе авызына каратып утырта ала. Үзе сәхнәдә «кайнаган» кеше буларак, Алмаз Хәмзиннең «Сагынып сөйләрлек еллар» дигән китабы да нәкъ менә сәхнә кешеләре – «Сердәш» ансамбле турында икән. 
Өченче китап «Бармагыңнан үбәр идем» дип атала. Беренче карашка, сәеррәк исем. Шул сәерлеге белән китап укучыны үзенә җәлеп итә дә инде ул. Бу урында Алмаз Хәмзиннең күпсанлы һөнәрләренә «психолог» дип тә өстәргә мөмкин булыр иде. Иң беренче китап укучыны китапның исеме җәлеп итә. Һәм ул аны кулына алып, актарырга мәҗбүр була. Ә бер мәртәбә аны кулына алган кеше ул китап эченә баш-аягы белән кереп чумачак, билгеле. Чөнки Алмаз абыйның теле йөгерек, уй-фикерләре эзлекле. Аннары ул китапларында юморга да урынны бик киң бирә. «Юморны аңлый белергә кирәк!» – бу Алмаз Хәмзиннең яратып әйтә торган фразасы икән. Җырчы, нәфис сүз остасы Илшат Хәбибуллин кичәдә чыгыш ясаганда шулай дип белдерде. Илшат җырлап кына калмады, Алмаз абыйның берничә шигырен дә укыды. «Язмагыз әле» дигән көлкеле әсәрен укыганда, залда утыручылар арасында елмаймыйча-көлмичә калучылар булдымы икән?! Чыннан да, юморны аңлый да белергә кирәк шул.
Алмаз Хәмзин үзе дә берничә җыр башкарып, тамашачыларны сөендерде. «Чишмәләр», «Кайда син җаным?», «Кил син» «Сиреньнәр» һ.б. җырлары тамашачылар йөрәгенә сары май булып ятты. «Кем көлдерә?» җырына хәтта залда утыручыларның барысы да кушылды.
Әнә шулай итеп, нибары бер сәгать ярымлап вакыт эчендә Алмаз абый залда утыручыларның күңелен яулап та өлгерде. Күңелләр яуланды... Хәзер инде «Ел китабы-2017» конкурсында җиңү яулыйсы калды. Язучының исеме республикада гына түгел чит төбәкләрдә дә яхшы таныш. Моның нигезендә Алмаз Хәмзиннең тырыш хезмәте ята. Үзе әйтмешли, башта исемне чыгарырга кирәк, шуның өчен эшлисең. Аннан соң исем сиңа эшли башлый. Бусында да Хәмзин сынатмас. Кичәдә катнашучыларның һәрберсенең уй-теләкләре шундый булгандыр. 
Әлбәттә, әлеге өч китапны кичәдә катнашучыларның барысы да яратып укыр. Китаплар якташларыбызның күңел түрендә аерым бер урын биләр, дип ышанасы килә. Чөнки түбәнкамалылар өчен Алмаз Хәмзин язучы гына түгел, якташ та бит әле. Кичә тәмамлангач, язучының үзеннән дә әлеге очрашудан алган тәэсирләре турында белештем. «Мин төрле төбәкләрдә, зур-зур аудиторияләрдә бик күп кешеләр каршында чыгышлар ясаганым бар. Ләкин туган якта, якташларым алдында чыгыш ясаганда аеруча нык дулкынланам, җаваплылык хисләре кичерәм. Чөнки алар– минем якташларым», – диде әдип, гади генә итеп. Якташларына карата шундый югары фикердә булуы, аның абруен гына күтәрә, әлбәттә. Башкаларга карата хөрмәте булган кешенең үзен дә хөрмәтлиләр.
Фәрит ИМАМОВ.
Фотоларда: очрашу мизгеле һәм А. Хамзинның конкурска куелган китап күргәзмәсе күренеше.
Фотолар vk.com/tukai_nk сайтыннан алынды. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: