Туган як

Алимент түләмәүчеләргә көн бетә

Балаларына булышудан, алимент түләүдән качып йөрүче, намуссыз түбәнкамалыларның үз нарасыйларына бурычлары 300 миллион сум җыелган. Суд приставлары өстәлендә хәзерге вакытта алимент түләмәүчеләр буенча 1800 гә якын суд карары ята.

Бу күңелсез саннарны киметү йөзеннән, суд приставлары әлеге адәмнәрне эзләп, аларның фатирларына бара, ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәме белән юлда туктатып, тикшерү рейдларында катнаша. Очраклар төрле була. Мәсәлән, бер әти кеше фатирын башкага арендага биргән, ә анда вакытлыча яшәүчеләр моны милеккә арест салынгач кына белгәннәр. Кайвакытта, суд карарын көтмичә, элекке гаиләсенә ярдәм итеп торучы әтиләргә карата да җинаять эше кузгатылырга мөмкин. 
Алимент түләмәүчеләргә йогынты ясау чаралары бик күп. Алар чит илгә ял итәргә чыга алмаска да мөмкиннәр. Ә иң дөресе, суд приставлары артыңнан йөреп, милкеңә арест салганчы, алиментыңны үз ихтыярың белән түләү. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: