Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алга куелган бурычларны үтибез

Түбән Камада Аксакаллар шурасы оешуга быел 21 ел була.

Бүгенге көндә Түбән Кама районы аксакаллар шурасында 34 әгъза. Шуларның 20 се шәһәрдә, 14 е – авылларда. Авыллардагыларның эшенә Мансур абый Шәрәфетдинов җитәкчелек итә, һәрвакыт элемтәдә тора. Шураның исеменнән күренгәнчә, тәрҗемәсе – «өлкәннәр киңәше» дигән мәгънәдә. Шулай булгач, төп бурычыбыз – киңәш бирү.
Безнең эшебезнең географиясе: балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, махсус уку йортлары. Шулай ук халык белән төрле чаралар үткәрәбез, очрашуларда катнашабыз. Устав буенча бурычыбыз – шәһәребездә, районыбызда, республикабызда халыкка хезмәт итү.
Ә инде яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә без элеккеге иң яхшы, сыналаган гореф-гадәтләрне, йолаларны кулланырга тырышабыз. Халкыбызны, ватаныбызны яратырга, аны сакларга, аңа хезмәт итәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә, рухи байлыкны сакларга һәм баетырга, эшлекле һәм позитив карашта булырга өйрәтәбез.
Башка иҗтимагый оешмалар белән экологияне контрольдә тоту, кадрлар буенча киңәш, тәкъдим бирү, ярдәм итү – әнә шуларны үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз.
Әйе, безнең шурада төрле һөнәр ияләре – инженерлар, юристлар, авыл хуҗалыгы белгечләре – кыскача әйтсәк, төрле тармакта эшләгән ветераннар әгъза булып тора. Аларның эш стажлары – күп дистә еллар. Хәтта фән өлкәсендә кандидатлар да бар. Яшь буенча иң өлкәнебезгә – 86 яшь, иң яшебезгә – 65 яшь. Шушындый коллективның киңәш бирергә вәкаләте бар дип уйлыйм.
Ә очрашуларга без бик теләп йөрибез. Атнаның көннәре шундый чаралар белән узса, дүшәмбе утырыш көнебез. Утырышта һәрбер аксакал эшләнгән эшләре буенча исәп-хисап тота. Бәхәсле сораулар булса, күпчелеккә буйсынырга туры килә.
Дин әһелләренә аксакалларның ихтирамы зур. Җомга көнне мәчеткә йөрүчеләребез байтак. Арабызда башка дин әһеле дә бар. Без дус, бердәм коллектив.
Тагын шуны да өстәп әйтәсе килә, республикабызда ике генә юридик статуслы иҗтимагый Шура булганлыктан, башкалар да безнең белән киңәшәләр. Безнең шура аксакаллары 2019 елда Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй районнарында булып, мөһим киңәшмәләрдә катнаштылар. Үткән сентябрьдә безне Республика Президенты депортаментына киңәшмәгә чакырдылар, чөнки бу оешма иң стажлы һәм беренче булып төзелгән Аксакаллар шурасы.
Арабызда тырыш хезмәтләренә бәя итеп бирелгән бүләкләреннән башка мактаулы исем йөртүчеләребез дә байтак: шәһәрнең Мактаулы гражданины Рәшит Абдулханимов; Татарстанның атказанган химигы Галимҗан Җиһангәрәев; атказанган икътисадчылар Мансур Ганиев һәм Камил Фатыйхов; Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Фәтхулла Абдуллин; атказанган мәдәният хезмәткәре Флюр Гайнемөхәммәтов; Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мансур Шәрәфетдинов; мәгәриф өлкәсендә мактаулы исемнәр йөрткән Марс Егоров һәм Суфиян Минһаҗев; атказанган табиблар Гамир Исмәгыйлев, Нәкыйп Габитов һ.б.

Васил Камалов, Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе

Язма авторы Васил Камалов / фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев