Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алдауга юл куймагыз!

Заманча технологияләр һәм интернет челтәре үскән саен халыкның аралашу, төрле хезмәт һәм товар алу мөмкинлеге дә киңәя. Тик моннан файдаланып, акча эшләп калырга теләүче алдаучылар да йоклап ятмый. Алар да замана белән бергә атлый һәм яңадан-яңа ысуллар уйлап таба тора. Максатларына ирешер өчен интернет ресурсларны, социаль челтәрләрне, кәрәзле телефон номерларын файдаланалар. Хәзер шуларның аеруча киң таралган берничәсенә тукталып үтик.

Алдау юлының иң киң таралганы – «банк хезмәткәре» булып телефонга шалтырату. Сезгә шалтыратып, банк картагыздан кемдер файдаланырга теләгәнгә картагызны «блокладык» дип хәбәр итәләр, аннары картаның номерын әйтүегезне сорыйлар. Әгәр мондый шалтыратучы булса, аның белән озак сүз куертып тормый, трубканы куегыз. Инде ничә мәртәбә әйтелгән булса да, тагын бер кат кабатлыйбыз – банк хезмәткәрләре беркайчан да клиентларга шалтыратмый! Банк картагызның номерын һәм арттагы саннарын беркайчан, беркемгә әйтмәгез!
Алдауның икенче юлы – интернеттан әйбер сатып алу. «Авито», «Юла» кебек түләүсез сайтларга үзегез әйбер сатарга куйганда яки ни дә булса алырга уйласагыз да, сак булыгыз! Моннан җиңел акча эзләүчеләр бик тиз файдаланырга мөмкин.
Әйтик, ни дә булса сатарга куйдыгыз икән, алдартазлар сезнең товар белән кызыксынган булып, акча күчерер өчен картагызның номерын сорыйлар. Ә инде сезнең картадагы акчаларны алу алар өчен – бик җиңел эш.
Сату-алу сайтларында алдауның икенче ысулы – булмаган әйберне сатарга кую. Бу, гадәттә, кемнеңдер сату игъланы күчермәсе була. Әгәр инде сез кызыксынып шалтыратсагыз, күрсәтелгән товар бәясенең күпмедер өлешен түләп куярга дип, кыстый башлаячаклар. Имештер сораучылар күп, акчасын алдан түләп куйсагыз, бик зур ташлама булачак... Акча күчерү белән, товар да, сатучы да юкка чыгачак.
Алдаучылар «ВКонтакте», «Одноклассники», «Instagram» кебек социаль челтәрләрне дә актив куллана. Беренче ысул: сезнең бу челтәрләрегездәге битләрегезне «ватып» кереп, туганнарыгыздан, дусларыгыздан «мин бәлагә тарыдым», «телефонда акчам бетте» кебек хатлар язып, акча сораячак. Әгәр сезгә шундый эчтәлектәге хатлар килә икән, иң беренче эш итеп ярдәм сораучыга шалтыратып яки үзен күреп, хәлләрен сорашыгыз.
Социаль челтәрләрдә алдауның икенче бер ысулы – булмаган әйберләрне сату. Бу очракта да юл, почта чыгымнары яки товар бәясенең бер өлешен алдан түләп куярга таләп итәчәкләр. Әгәр интернет-кибетләрдән ни дә булса сатып алырга теләсәгез, иң элек бу компания яки сатучы хакында тулырак белешегез, алар турында бәяләмәләрне укыгыз.
Алдаучылар тозагына килеп капкансыз икән, кичекмичә 02 (кәрәзле телефоннан 102) номерына шалтыратыгыз!Ялганчылар хакында якыннарыгызны, пенсионер күршеләрегезне дә кисәтегез!
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев