Туган як

Алданмыйк!

1 июльдән сөт ризыклары кибет киштәләрендә билгеле бер тәртиптә урнаштырылырга тиеш. Май алыштыргыч кушылган продукция аерым куела. Шушы көннәрдә «Роспотребнадзор» белгечләре кибетләргә барып, канун үтәлешен тикшерде.

Беренче кибеттә үк тәртип бозу очрагы теркәлде. «Кушылмасыз табигый сөт ризыклары» дигән язу да, киштәсе дә юк. Барлык продукция элеккечә янәшә урнаштырылган. Беренче тапкыр моның өчен кисәтү ясалса, кабат тотылса, кибет хуҗасы 3000 сум штраф түләячәк. Бу кагыйдә майга, сырга, туңдырмага һ.б. ризыкларга кагыла. 
Беренче чиратта, болар сатып алучылар мәнфәгатен кайгыртып эшләнә. Кибеттә канун бозу очрагын күрсәгез, «Роспотребнадзор» га хәбәр итүегез сорала. Идарә Актүбә урамындагы 18 нче йортта урнашкан. Шулай ук 25 августка кадәр телефонга 8(843) 273-34-85 номеры белән (10.00-16.00 сәгатьтә)  шалтыратырга мөмкин.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: