Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алданалар

Банк карталарыннан акча урлаулар дәвам итә. Алдаучыларның фантазияләре яхшы эшли, яңадан-яңа алымнар уйлап табалар. Бер тәүлек эчендә генә дә шәһәребездә акча карталары белән бәйле дүрт очрак теркәлгән.

Билгесез адәм бер хатынга шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган һәм алдап, аның картасын 30 мең сумга «бушаткан», икенчесе исә «банкның куркынычсызлык хезмәткәре» буларак зыян күрүчедән 134 мең сум урлаган. Тагын ике хатын-кыз 10 мең һәм 60 мең сум акчадан колак каккан.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе гражданнарны игътибарлы булырга чакыра. Чит кешеләргә банк картасында күрсәтелгән мәгълүматны (бигрәк тә икенче ягында күрсәтелгән өч санны), телефоныгызга СМС-хәбәр белән килгән кодларны әйтмәгез. Ә шик туган очракта полициягә мөрәҗәгать итегез. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев