Туган як

Алдан танышыгыз

Кабул итү көннәре һәм вакыты үзгәрү сәбәпле, Түбән Кама ЗАГС идарәсе башкача эшли башлаган.

Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе 8.00-15.00 сәгатьтә (12.00-13.00 – төшке ял), җомга 8.00-15.00 сәгатьтә гаилә корырга теләүчеләрдән гариза кабул ителә, бала туу, аталыкны билгеләү рәсмиләштерелә, кабат бирүне сораучыларга таныклыклар һәм архив белешмәләре бирелә.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе 8.00-15.00 сәгатьтә (12.00-13.00 – төшке ял) исем үзәртергә теләүчеләр, документларга үзгәрешләр кертүчеләр белән эш алып барыла.
Аерылышырга теләүчеләр дүшәмбе һәм чәршәмбе 8.00-15.00 сәгатьтә (12.00-13.00 – төшке ял) килә. Язылышу өчен дә ике көн бүлеп бирелгән. Гаилә коручыларны биредә җомга 8.00-17.00 сәгатьтә һәм шимбә 9.00-18.00 сәгатьтә көтәләр. Пәңҗешәмбе көнне (8.00-17.00 сәгатьтә) халык белән эшләмәячәк. Шулай ук, архив кәгазьләре белән эшләгәндә сишәмбе һәм чәршәмбе 15.00-17.00 сәгатьтә, җомга 13.00-17.00 сәгатьтә ЗАГС белгечләре кабул итмәячәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: