Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алда зур эшләр көтә

Түбән Камада республика программасы кысаларында быел 36 ишегалды яңартылачак. Шуларның күбесе 50 ел элек төзелгән йортлар ишегаллары. Барлык эшләргә 170 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

«Ишегаллары юлларын төзекләндерү» программасы шәһәрдә 2016 елда тормышка ашырыла башлады. Ул елда 126 ишегалды тәртипкә китерелгән. Гомумән, өч ел эчендә, 219 ишегалды яңартылган. 
Республика программасы быел да дәвам итәчәк. Түбән Кама муниципаль районы башлыгының төзелеш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Таһир Камалетдинов җитәкчелегендә депутатлар, җирле үзидарә советлары, йорт идарәләре вәкилләреннән төзелгән махсус эш төркеме ремонтка мохтаҗ булган юлларны тикшергән. 
Быел тәртипкә китерәсе урыннар арасында зур комплекслар да, әйтик, Химиклар урамындагы 25 йорт (ярты гектар мәйдан), Урман урамындагы 27 нче йорт (җиде меңнән артык квадрат метр)  тирәсе тәртипкә китереләчәк. Барлык проектлар экспертиза узганнар. Елдагыча, ишегалларында юллар киңәйтеләчәк, шулай ук подъезд мәйданчыкларын, бордюрларны алыштыру, тротуар салу күздә тотыла.
Гомумән алганда, быел 69 мең квадрат метр мәйдан төзекләндереләчәк. Эшне «Алексеевскдорстрой» компаниясе башкарачак. 
Шулай итеп, быел ремонт күрәчәк ишегаллары исемлеге түбәндәгечә: Төзүчеләр урамы, 3, 3а, 15, 17, 22, 24, 26, 28, 50, 52, 54; Тукай урамы, 1; Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 19, 21; Студентлар урамы, 3, 5, 5 а, 7, 9, 11 а, 13; Химиклар урамы, 17, 23, 25, 76 г, 76 д, 78 в, 78 г; Корабельная урамы, 31; Мурадьян урамы, 2, 16 а, 34, 7; Вахитов урамы, 9, 12 а; Урман урамы, 27. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X