Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алда зур эшләр көтә

Түбән Камада сәүдәгәрләр көнкүреше музее булдырылачак. Аны тарихи урында – Стахеев-Чикиннар йортында ачу планлаштырыла.

– Йортның язмышы бик кызыклы. Аның турында хәтта роман язып булыр иде, – ди бина тарихын яхшы белүче Түбән Кама шәһәре музее экскурсиячесе Константин Бутов.
 Бу йортны 1890 елда олы кызы Александра өчен сәүдәгәр Стахеев төзеткән. Аннары аны «Чикиннар  йорты» дип йөрткәннәр, чөнки кызы Чикин фамилияле офицерга кияүгә чыккан. Билгеле булганча, гаилә начар яшәгән.  
– Хатын гомеренең соңгы елларын психик авырулар хастаханәсендә үткәргән. Чикин бу йортта сирәк булган. Соңгы тапкыр ул 1918 елда ак чехлар белән кайткан. Кайбер мәгълүматлар буенча, шәхсән үзе алты кешене атып үтергән, – дип сөйли Константин Бутов.
Революциядән соң йортта башта – балалар бакчасы, аннары балалар өчен озайтылган көн мәктәбе урнашкан. Бина кош фабрикасының инкубаторы, соңрак авылның башкарма комитеты буларак файдаланылган. Аны Советлар вакытында бандитлар яндыра язганнар. Соңгы елларда бина буш тора. Биредә бомж һәм наркоманнар еш кунак булган. 
Бүгенге көндә Стахеев-Чикиннар йорты – XIX гасыр архитектурасының Түбән Камада сакланып калган бердәнбер үрнәге, тарихи урын. Узган ел ул мәдәни мирасны саклап калу буенча  «Мирас» программасына кергән. Финанслау чыганагы яңарту буенча башкарыласы эшләрнең бәясе ачыклангач билгеле булачак. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев