Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алда – финал

Түбән Камада эшче яшьләрнең «Безнең заман» республикакүләм иҗат фестиваленең зональ этабы узды. Җиңүчеләр катнашында гала-концерт Халык иҗаты йорты сәхнәсендә булды.

Татарстанның җиде районыннан килгән катнашучылар ике көн дәвамында җырда, биюдә, оригиналь жанрда сәләтләрен күрсәттеләр. Фестивальгә барлыгы 60 номер тәкъдим ителде. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне сайлау җиңел булмады. Командалар арасында өченче урынга Чистай үзәк хастаханәсе лаек булды, икенче урынны «Нефтехим» акционерлык җәмгыяте һәм Мамадыш муниципаль районының мәгариф бүлеге бүлештеләр, беренче урынны «Татнефть-Нефтехим» алды. 
Шәһәр җитәкчелеге исеменнән яшьләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов сәламләде. Конкурста катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Беренче, икенче һәм өченче урын яулаучылар фестивальнең финалында катнашачак. Анысы исә 13 һәм 14 ноябрьдә булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X