Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Аларның тормыш юнәлеше – кешеләргә ярдәм

Бүгенге көндә федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядында янгын сүндерүчеләр династиясен дәвам итүче сигез гаилә бар.

Шуларның берсе – Меретяковлар гаиләсе. Династиянең өлкән вәкиле Владимир Васильевич һөнәренең авырлыкларын тулысынча белә, чөнки янгын сагында утыз елга якын хезмәт иткән. Ул армиядән соң Казан шәһәренең янгын сагында эшли башлый. Янгын сүндерүченең авыр эше яшь кешенең күңеленә хуш килә, тик аның күңелен туган ягы тарта (Кама Аланы авылында туып-үскән).
1972 елда Түбән Кама шәһәренең хәрбиләштерелгән янгын сагының беренче отрядына күчә. Түбән Кама нефть химиясе сәнәгать объектлары сагында торучы 29нчы янгын частендә янгын сүндерүче, өлкән янгын сүндерүче, бүлекчә командиры вазифасында хезмәт итә. Моннан тыш, гамәли янгын спортында да актив катнаша. Күп тапкыр республика ярышларында отряд данын яклый. «Ул вакытта янгын сагы хезмәте бик гадиләрдән түгел иде, чөнки шәһәр төзелә, нефть химиясенең җитештерү объектлары эшләтеп җибәрелә, янгыннар еш була. Ләкин, куркыныч булуга карамастан, мин эшкә һәрвакыт теләк белән бардым, – дип искә ала Владимир Васильевич. Авыр хезмәт көненнән соң аны өендә хатыны Галина Кузьминична һәм ике улы көтә.
Өлкән улы Валерий хәзер Санкт Петербургта яши, хокук саклау органнарында эшли, гаиләсе, ике кызы бар. Ә менә кече уллары Руслан һәрвакыт хәрби янгын сүндерү машинасы шоферы булырга хыялланган. Малай өчен хәрби техника руле артында утыру чын бәхет була, хыялын тормышка ашыру өчен аның тизрәк үсеп җитәсе килә.
Руслан үз хыялын тормышка ашыруны армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң башлый. Башта 47нче янгын частена янгын сүндерүче булып урнаша, чөнки машина йөртүче урыннары булмый. Шул чакта ул «утлы» куркыныч һөнәренең үзенең күңеленә хуш килүен аңлый. Һәм менә инде гомеренең 22 елын янгын сагына багышлый. Каравыл начальнигы, 78нче часть начальнигы урынбасары вазифаларында хезмәт итә. Ә 2009 елда, начальнигы лаеклы ялга чыккач, бүлекчәне җитәкләүне Меретяковка ышанып тапшыралар. Шулай итеп, балачактан хәрби янгын сүндерү машинасы белән идарә итәргә хыялланган Руслан Владимирович, 10 елдан артык «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ объектларын янгыннардан һәм аварияләрдән саклаучы янгын часте җитәкчелегендә тора, болар – «Олигомерлар», «Этилен Оксиды» заводлары, Товар-чимал базасы.
Биредә ул үзенең икенче яртысын Гөлнараны каршы алды. Ул 57нче янгын сүндерү бүлегендә янгыннарны кисәтү бүлекчәсе инженеры булып эшли, биредәге стажы – 15 ел. «Сударушка МЧС-2006» республика конкурсында катнашып, часть җитәкчесенең йөрәген яулый һәм яшь парларның хисләре ныклы гаилә булдыруга нигез бирә. Бүгенге көндә аларның ике улы бар, өлкәне Альбертка – 10, кечесенә – 5 яшь. «Минем гаиләм бик шәп, хатыным мине һәрчак аңлый һәм ярдәм итә, ә улларымда үземнең балачагымны күрәм. Аларның кайсы да булса янгын сүндерүче һөнәрен сайласа, мин, әлбәттә, әтием кебек аларга үрнәк булырга тырышачакмын», – ди Руслан Владимирович.
Ә шул ук вакытта, гаилә династиясенә нигез салучы Владимир Васильевич үзе дә өйдә утырмый, зур хәрби тәҗрибәсе булган остаз яшь янгын сүндерүчеләргә дәресләр бирә.
Янгын частена кешеләр эшләргә генә түгел, ә кешеләрне коткарырга, аларга ярдәм итәргә дә килә. Бу тормыш юнәлеше Меретяковлар гаиләсе өчен хас. Әлеге гаилә династиясе алга таба да дәвам итәр дип өметләник.

Людмила Свойкина, янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды матбугат хезмәте

Павел Особливый фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев