Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Аларның да үз бәйрәме бар

Узган атнада «Шинник» спорт комплексында Халыкара инвалидлар көненә багышланган шәһәр күләмендәге бәйрәм үткәрелде.

Бирегә җыелган тантана сәбәпчеләренең күпчелеген «Шинник» спорт комплексының сәләмәтләндерү–тернәкләндерү группасында үзләренең тренерлары Радик Закиров җитәкчелегендә шөгыльләнүче физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тәшкил итте. Шулай ук «Надежда» балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, шәһәрдәге сукырлар һәм чукраклар җәмгыятьләренең әгъзалары да килгән иде.
Аларны Халыкара инвалидлар көне белән «Шинник» спорт комплексы директоры, шәһәр советы депутаты Рөстәм Ганиев, җәмәгать тәртибендәге тренер Радик Закиров, шәһәр инвалидлар җәмгыяте рәисе Резеда Хайнецкая һ.б. котлады.
Аннары физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен төрле ярышлар оештырылды, аларда катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Бәйрәм «Шинник» туклану комбинаты тарафыннан оештырылган чәй табыны янында тәмамланды. Шатлыклары йөзләренә чыккан тантана сәбәпчеләре бик канәгать булып, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X