Туган як

«Алар нәсел тамырларын нык өйрәнәләр»

Ижау шәһәрендә «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының чираттагы күчмә утырышы узды. Анда Түбән Камадан да ике вәкил катнашты. Җыелуның төп максаты – милли гореф-гадәтләрне саклау эшендә тәҗрибә уртаклашу. Катнашучыларыбыз Удмуртиядәге татар мохитенә соклану хисе белән кайтканнар.

Гөлсинә Ибраһимова, Түбән Кама шәһәре «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе:
– Ижау шәһәренә килүгә, мәчеткә алып бардылар. Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов мәхәллә тарихын сөйләде. Халык йөри ди. Ислам нигезләрен өйрәнергә яшьләр дә килә икән. Без дәрестә утыручы кыз балаларның бер үрнәктә тегелгән күлмәкләрен һәм мөселманча бәйләнгән ап-ак яулыкларын хуп күрдек. Милли кием нечкәлекләренә, гомумән, игътибар арта дияр идем. Калфакларны гына алыйк, һәр төбәкнең үз бизәлеше бар. Күземә шул чалынды: Нижгар, Пенза ханымнарының баш япмасы үзенә бер үзенчәлекле.  
Ижау һәм Балезино районы татар бакчаларында тәрбияви чаралар карадык. Аларда халык рухын тоясың. «Каз өмәсе»н, «Бармак уены»н күрсәткәндә, тәрбиячеләр генә түгел, балаларның әниләре, әбиләре дә теләп катнаша. Биредә гореф-гадәтләребез генә түгел, сөйләм үзенчәлекләре дә саклана. Кистем авылы мәктәбенә 100 ел тулган. Бу уңайдан, һәвәскәрләр һәм гаиләләр чыгышын фольклор үрнәге итеп алырлык. Мәдәният йортының тагын бер горурлыгы – авыл музее. Туздан эшләнгән тырыслар, сафьян читекләр, бик күптәнге йон кабасы... Киндер тастымал, чаршау, ашъяулык, сөлге һәм тукылган палас бизәлешендә удмурт халкына хас вак кызыл шакмак элементлары еш кабатлана. Бер туку станогын яңартып куйганнар. Бөтендөнья «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова үзе тикшереп карады, эшли икән.
Нәсел тамырын күп буыннарга кадәр өйрәнүләре миндә зур тәэсир калдырды. Кызыксынырсың да, авылы белән диярлек, Касыймов фамилиясен йөртсеннәр әле! Сәбәбе шул: бу якларга беренче күчеп килүче татарлар Касыйм морза нәселеннән булган. Искиткеч бай милли мохиткә тап булдык,  фотолар тупламасын карап, очрашуларыбызга еш әйләнеп кайтырбыз әле. Чаралар үткәрергә өйрәнеп беттек бугай, иң мөһиме, милли үзаңны саклау төшенчәсен онытмасак иде. Ул бит бик тә киң кырлы. Удмуртиядәге милләттәшләребез тәҗрибәсен менә шул күзаллау аша җиткерәсе килә.
Вәсилә Исмәгыйлева, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры:
– Анда татарлар бик бердәм. Сан ягыннан 100 меңгә якын дигән мәгълүмат йөри. Күптән килеп төпләнгәннәр. Нәсел тарихын онытасылары килми, күрәсең, шәҗәрәләр ясау нык алга киткән. Бар авыл халкы катнаша, Кистемдә мәчет имамы башлап йөри икән. Проблемалар аларда да җитәрлек. Паюра мәктәбендә, мәсәлән, 48 бала укый, төрле милләттән. Татар теле һәм әдәбияты керә, әмма үзара русча аралашуга күчәләр. Катнаш гаиләләрне генә алыйк. Элек удмурт кызы татар авылына килен булып төшүгә үк, бик тиз безнең телне өйрәнгән. Бүген бу омтылыш кимегән инде. Кием, көнкүреш әйберләре, моң, тел, дин аша без татар мохитен кайда да саклый алабыз. Калебебез генә югалмасын. «Тамырлар белән көчле без» дигән күчмә утырышның пленар өлешендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев: «Удмуртия Республикасы чит өлкә, әмма биредә татарлар гаилә аша милләтне саклап яши», – дип билгеләп үтте. Киләсе ел чараларында да гаилә кыйммәтләрен җиткерү максатыннан тайпылмаска иде дибез.    
Әлфия ХАФИЗОВА.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: