Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алар хөрмәткә лаек

Өлкәннәр көне – бәйрәмнәрнең иң кирәклесе, иң кешелеклесе. Әби-бабайларга күп кирәкми бит, үзләренә игътибар итсәләр, ихтирам күрсәтсәләр, алар бәхетле.

«Картлык – гомернең көз вакыты. Сезнең көзегез озак вакыт алтын булсын», – дип теләделәр «Берегиня» клубы пенсионерлары өчен бәйрәм оештырган Красный Ключ бистәсендәге «Мирас» мәдәният йорты директоры Роза Хәсәнова, сәнгать җитәкчесе Олег Корнилов, китапханә мөдире Илсөяр Җаббарова.  
Бүләккә концерт әзерләнгән иде. Безнең өчен «Шанс» иҗади берләшмәсе артистлары, Гүзәл һәм Денар Нәбиуллиннар чыгыш ясады. Денар гитарада бик матур уйный, еш кына «Берегиня» клубы чараларында катнаша. Клуб әгъзалары концертны карап кына калмадылар, җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Денар да мактады: «Мин өлкәннәр бәйрәменә килдем, ә биредә иртәнге бәйрәмдәге кебек – барысы да актив һәм хәрәкәтчән. Сезгә озак елларга сәламәтлек телим», – диде. Безгә ветераннар советы вәкилләре, Красный Ключ мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары да котлау сүзләрен җиткерделәр. 
«Берегиня» клубы әгъзалары – эшчәннәр, гаиләләренә, балаларына, оныкларына карата кайгыртучан, туган һәм яшәгән җиргә тугрылар. Шәһәр тормышында актив катнашалар, хәйрия концертлары куялар. Алар мондый хөрмәтләүгә, әлбәттә, лаек. Бәйрәм хырында оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештердек. Аннары әңгәмә өстәл артында чәй эчкәндә дәвам итте.
Земфира РӘХИМОВА, «Берегиня» пенсионерлар клубы җитәкчесе.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев