Туган як

Аквапаркны күрделәр

Ятим балалар йортында тәрбияләнүче барлык балалар «Макдональдс»ка барып сыйландылар. Әлеге юлламаны аларга Пенсия фонды идарәсе бүләк иткән. Биредә алар өчен Яңа ел бүләкләре һәм махсус күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Шулай ук, әлеге идарә ярдәме белән, узган атнада бер төркем малайлар һәм кызлар Казан аквапаркына барып ял иттеләр. 12-17 яшьлек...

Ятим балалар йортында тәрбияләнүче барлык балалар «Макдональдс»ка барып сыйландылар.

Әлеге юлламаны аларга Пенсия фонды идарәсе бүләк иткән. Биредә алар өчен Яңа ел бүләкләре һәм махсус күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Шулай ук, әлеге идарә ярдәме белән, узган атнада бер төркем малайлар һәм кызлар Казан аквапаркына барып ял иттеләр. 12-17 яшьлек бу балалар да ятимнәр йортында тәрбияләнәләр, уку һәм спорт буенча алдынгылардан саналалар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: