Туган як

«Акты ташып, акты ярсып...»

Егерменче гасырда көчле язгы ташулар тарихка һәм халык хәтеренә шактый күп булып кереп калган. Язгы ташу суларының матди зыян салырлык, һәләкатләргә китерерлек булуына ике сәбәп бар. Беренчесе - кышын карның күп туплануы, икенчесе - язның соң килүе, кинәт кенә һәм берөзлексез җылы көннәр торуы. Татарстаныбызда XX гасырда иң көчле язгы...

Егерменче гасырда көчле язгы ташулар тарихка һәм халык хәтеренә шактый күп булып кереп калган. Язгы ташу суларының матди зыян салырлык, һәләкатләргә китерерлек булуына ике сәбәп бар. Беренчесе - кышын карның күп туплануы, икенчесе - язның соң килүе, кинәт кенә һәм берөзлексез җылы көннәр торуы. Татарстаныбызда XX гасырда иң көчле язгы ташулар 1914, 1926, 1979 елларда булган.
1914 елда Чулман елгасы бассейнындагы түбән урыннарда урнашкан авыллар коточкыч су басуга дучар булганнар. Читтән беркем дә килеп ярдәм итә алмаган. Бик күп йорт хайваннары, кош-корт һәлак булган. Хәтта кешеләр агып китеп юкка чыккан.
Болар турында миңа 1981елда Дмитриевка авылының 1900 елда туган иң өлкән кешесе сөйләгән иде. «Теплоэнергострой» ширкәтендә коллектив эшчеләренә бакча кишәрлекләре бүлгәндә яныбызга килеп чыккан иде ул. Мин, һәрвакыттагыча, кызыксынып, булган хәлләрне сораштырдым. Ильинка, Дмитриевка авыллары зур кырлары булмаган килеш, су баса торган зонада урнашып, ничек гомер иткәннәр, көн күргәннәр, дигән сораулар биргән идем. Бик мавыктыргыч итеп сөйләгән иде ул карт. 1979 елдагы су басуга әле ике генә ел үткән иде. Безнең кебек булачак бакчачыларны бу мәсьәлә бик борчый иде ул чакта. Чөнки шул соңгы көчле язгы ташу суы басып, күп бакчачылар зур зыян күрде.
- 1914 елгы су басу, 1979 елгысы белән чагыштырганда, күпкә көчле булды Һәм зур зыян китерде, - дип сөйләгән иде ул карт. Өйләр, каралты-куралар, мал-туарлар агып китеп, юкка чыккан.
Тарихка кереп калырлык су басулар 1926 елда да булган. Татар энциклопедиясендә бик кыска гына мәгълүмат китерелгән. Казанның Болак елгасы, урамнары, күперләре күренеше фоторәсеме урнаштырылган. Урамнар 1 метр су астында калган.
Авыл муллалары, гадәттә, бик мөһим вакыйгаларны, сирәк була торган табигатъ күренешләрен Коръән битләренең буш урыннарына язып барганнар. Кайберләренең көндәлек дәфтәрләре дә булган. Шәңгәлче мулласы Мәсләхетдин Мөсәгыйтев булган хәлләрне язып калдырган. Кайбер яңгырсыз елларда Чулман елгасы кимеп, пороходлар йөри алмаслык хәлгә килүе турында язган. Су басулар турында да язмалар бар: 1926 елда 20 апрельгә кадәр юлларда ат тизәге булмаган. Димәк, югарыда язганча, яз соңлап килеп, кинәт нормадан тыш җылы көннәр дәвам иткән һәм бик көчле су басуларга китергән.
Казанның милли архивында Спас кантоны буенча 1926 елгы су басу белән бәйле рәсми хисап документларына юлыктым.
Спас шәһәренең үзендәге суднолар ремонтлау заводына 225 мең сум матди зыян килгән. Зыянның нәрсәләрдән гыйбарәт икәне күрсәтелмәгән. Махсус комиссия ачыклаган мәгълүмат документлары яшертен сакланган булса кирәк.
Шәһәр янындагы Апанай җиләк-җимеш бакчасы юкка чыккан. Умарталыкта 70 оя бал кортлары белән агып киткән. Кантон буенча 330 баш мөгезле эре терлек һәлак булган. Кулланучылар җәмгыятендә бер мең пот тоз яраксызга әйләнгән.
Янбакты дигән 500 йортлы авылда сулы елга юк. Урманнан килә торган үзәнлек һәм ерганак кына. Шул авылда үзәнлектә урнашкан 23 йорт, ике күпер агып китеп юкка чыккан. Кече Чирмешән елгасындагы хәзерге Әлки районы өлешендә генә дә 4 авылда - берәр, 2 авылда - икешәр, Алпар атлы зур авылда 7 күперне ташу алып киткән...
1979 елда да яз иртә килер кебек иде. Февральнең соңгы һәм мартның беренче көннәре бик җылы торды, карлар нык эреде, вак елгаларга, инешләргә су төште, ләкин, яңадан салкыннар башлану сәбәпле, ташулар кузгалып өлгермәде. 8 мартта 15 градус салкын булып, 1 айдан артык җылы көннәр булмады. Елгаларда сулар югары күтәрелеп катып калды. Кырларда, урманнарда кар катламы бозга әйләнеп катып калды.
Атлар белән, юлсыз җирдән батмыйча, теләсә кайдан үтеп йөрерлек булды. Шундый күренеш әле 8-10 апрельдә дә күзәтелде. Ул елның кышында кар күп яуган иде. Апрель аеның икенче яртысында кинәт җылы көннәр башланды һәм зур су басуларга китерде
Мансур ГАНИЕВ,
туган төбәкне өйрәнүче һәвәскәр тарихчы.
 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: