Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Акцияләргә кушылыгыз һәм бүләк отыгыз!

2020 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу дәвам итә. Шул уңайдан, язылу кампаниясе ахырына кадәр, редакциянең үзенә килеп язылучылар арасында бүләкләр уйнату оештырыла. Алар ике төрле форматта узачак.

Беренчесе – конкурс тәртибендә – атна дәвамында язылучылар арасында, язылу кампаниясе тәмамланганчы, һәр атна саен призлар уйнатылачак.
Икенчесен мәрхәмәтлелек акциясе дип әйтергә мөмкин – «Үзең языл + пенсионерны яздыр» акциясе кысаларында язылучылар арасында бүләкләр уйнатылачак. Моның өчен, үзеңне генә түгел, тагын бер яки ике өлкән кешене (туганыгызны, күршегезне, танышыгызны яки берәр инвалидны һ.б.) редакциянең үзенә килеп «Туган як»ка яздырсагыз, шулай ук приз уйнату исемлегенә теркәләчәксез. Монысында инде эш бүләктә генә дә түгел хәтта, йогышлы авыру пандемиясе вакытында, өлкән кешеләргә ярдәм, шәфкатьлелек акциясе дә булып тора бу.
Әлеге акцияләрдә редакциягә (адрес: Химиклар ур., 64а йорты. Тел.: 43-17-57, 42-33-33) килеп язылучылар гына катнаша.
Тагын шунысын да исегезгә төшерәбез: 2020 елның икенче яртысында «Туган як» атнага бер мәртәбә генә чыгачак. Шуңа бәйле рәвештә, «Россия почтасы» каталогында да тиешле үзгәрешләр кертелде: хәзер аннан «Туган як»ны П 9465 индексы буенча эзләргә туры киләчәк. «Туган як» газетасына ярты елга язылу бәясе – 633 сум. Ә альтернатив (предприятиеләргә яки эш урыннарына китереп бирү) язылу бәясе – 350 сум тәшкил итә.
Югарыда әйтелгән конкурс-акцияләрдән тыш, икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе төгәлләнгәч, газетага язылучыларыбыз өчен, һәр елдагыча, гомуми бүләкләр уйнату да булачак.
Хәзергә «Туган як»ка, гадәттәгечә, редакциянең үзенә килеп тә, шәһәрнең һәм районның барлык башка элемтә бүлекләрендә дә язылырга мөмкин.

Лилия Заһретдинова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев