Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Актив катнашыйк!

Барыбыз өчен дә җаваплы сайлау көне килеп җитте, республика- бызның киләчәктәге үсеше безнең активлыгыбызга бәйле.

Алдан сайлаулар башланды да инде. Бүгеннән башлап, 13 сентябрь – гомуми сайлау көненә кадәр барлык сайлау участоклары иртәнге сәгать 8.00 дә ачылып, 20.00 сәгатькә кадәр сайлаучыларны кабул итә. Түбән Кама сайлаучылары сайлауларда республика күләмендә иң күп бюллетень алачак: ТР Президентын сайлауда һәм РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда – берәр, шәһәр Советына сайлауларда – тагын ике.
Түбән Кама шәһәре һәм районы сайлау участоклары комиссия әгъзалары һәм сайлаучылар өчен шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Шәхси саклану чаралары бирү өчен урыннар, югары температуралы сайлаучылар өчен изоляторлар булдырылган.
Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин шәһәрдәшләребезне һәм райондашларыбызны үзләренең гражданлык бурычларын актив үтәргә чакырды. «Ал-
дыгы биш елда республиканың, безнең территориянең үсеше, безнең яшәү дәрәҗәбез актив позициядә булуыбызга бәйле», – диде ул.
Бердәм сайлау көнне сайлау участоклары урнашкан территорияләрдә төрле чаралар – гаилә бәйрәмнәре, осталык дәресләре, спорт бәйгеләре оештырыла. Тавыш бирү көнендә, шулай ук сайлау участогы биналарында гриппка каршы вакцина ясатырга да мөмкин.
13 сентябрьдә кичен нефтехимиклар паркында бәйрәм концерты булачак.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев