Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Актив булулары сөендерде

Мәктәптә укыган елларымны хәтердә яңарту теләге белән Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиягә татарча диктант язарга бардым.

Килеп кергәч тә, бина эчендә милли мохит хөкем сөрүе сокландырды. Укучылар үзара татарча сөйләшә. Бию түгәрәге бүлмәсеннән, баянда бию көйләре яңгырый.
Диктант язу өчен әзерләнгән бүлмәләр өченче катта икән. Шунда диварларда Габдулла Тукай әкиятләре геройлары сурәтләре белән укучыларның татар һәм инглиз телләрендә язмалары урнашкан бай эчтәлекле «Туган телем – иркә гөлем» дигән стенд оештырылган.
Диктантны дүрт бүлмәдә 65 кеше язды. Безгә яздыручы, башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Колмөхәммәтова диктант язу кагыйдәләрен искә төшерде.
Ә гимназия директорының укыту һәм милли мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлназ Хәйруллина укучыларның республика буенча гына түгел, халыкара олимпиадаларда да уңышлар яулавы турында сөйләде. Мәсәлән, узган ел татар теле һәм әдәбияты буенча Казанда үткән халыкара олимпиадада Фәридә Сөнгәтуллинаның призлы урынга лаек булуын әйтте. Балалар шулай ук Чаллыда узачак «Сәләт – Олимп» дигән олимпиадада катнашырга әзерләнә. Гимназия укучылары да бу эштә дә сынатмаслар, дип ышанам.
Диктантка килгәндә, милләт тәшләремнең акциядә актив катнашуы шатландырды, алдагы елларда да шулай булсын иде.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев