Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Аксакаллар мөһим мәсьәләләрне күтәрде

Узган шимбәдә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Кама аксакаллары белән очрашты. Бу очрашуда аксакаллар үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр. Айдар Метшин узып баручы елга йомгак ясады, киләсе елда безне көткән яңалыклар турында сөйләде. Киләсе елда төп эшләрнең берсе булып, Кама ярын төзекләндерү, матурлау күздә тотыла. Яр буена ук...

Узган шимбәдә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Кама аксакаллары белән очрашты. Бу очрашуда аксакаллар үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр. Айдар Метшин узып баручы елга йомгак ясады, киләсе елда безне көткән яңалыклар турында сөйләде.
Киләсе елда төп эшләрнең берсе булып, Кама ярын төзекләндерү, матурлау күздә тотыла. Яр буена ук терәп, әйләндереп алынган түләүле су коену урыннары бетерелеп, Тынычлык урамы, «Кояшлы алан» ял паркындагы кебек җәяүлеләр сукмагы булдырылса шәп булыр иде ул! Инде ничә ел ташландык хәлдә булган Пионер күле дә чистартылып, су коенырлык хәлгә киләчәк икән. Шәһәребезнең горурлыгы булган «Изге чишмә» комплексын да яңартып, зурайту күздә тотыла.
Шәһәр үсә, бездә туучылар саны үлүчеләр санына караганда күбрәк. Түбәнкамалылар өчен ял итү урыннары да, килгән кунакларга күрсәтеп, мактанырлык җирләребез дә байтак. Боларга быел тагын икәү өстәләчәк. Аларның берсе - Әфганстанда һәм «кайнар нокта»ларда һәлак булганнар һәйкәле булса, икенчесе Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл булачак. Спортивная урамында инде ничә ел зур бер таш кына торган урын үзгәртелеп, матур гына сквер торгызылачагын әйтеп шатландырды Айдар Метшин.
Башка шәһәрләрдә белмим, ничектер, ә безнең шәһәрдә, Аллаһка шөкер, аксакалларыбыз, хөрмәткә лаеклы ил агаларыбыз бик актив. Алар татар теленең дәрәҗәсен үстерүдә, милли гореф-гадәтләребезне торгызуда актив эшчәнлек алып баралар. Республикабызда ике дәүләт теле хакындагы законның үтәлешен даими контрольдә тоталар. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрле очрашулар оештыралар, шәһәркүләм уздырыла торган чараларда да еш күрәбез аксакалларыбызны.
Башкарган эш-гамәлләре дә һәркайсыбызның күз алдында, саный китсәк - байтак алар. Шулай да иң истә калганнарын, иң мөһимнәрен әйтеп китү урынлы булыр. Ризаэтдин Фәхретдин музеена, Таҗетдин Ялчыгол зиратында булып кайттылар, алар инициативасы белән гармунчылар бәйгесе уздырылды, Үзәк мәчет каршында «Ихсан» мәетне соңгы юлга озату бинасы булдырылды. Монысы аеруча куанычлы вакыйга. Аксакаллар ярдәме белән алынган автобус өчен дә зур рәхмәт аларга. Аксакаллар «Ихлас» оешмасына да даими ярдәм күрсәтеп киләләр икән. Изге гамәлләр кылган, актив бабайларыбызга рәхмәттән башка сүз юк.
Бу очрашуда да аксакалларыбыз беренче итеп, татар телен үстерү кирәклегенә тукталдылар: аерым алганда, җирле телевидениедә татар телендәге тапшырулар булдыру, татар телендәге «Туган як» газетасына матди ярдәм күрсәтү. Ил агалары шулай ук экология, сәламәтлек саклау проблемаларына да битараф түгел. Бу турыда да җитди сөйләшү булды.
Айдар Метшин сораулар-ны игътибар белән тыңлап, аларны яңадан тагын бер кат өйрәнеп, кулдан килгәннең барын да эшләргә сүз бирде һәм барысын да якынлашып килүче яңа ел белән котлады.
Илһамия ГАФФАРОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев