Туган як

Акчаны сакчыл куллану

(Дәвамы. Башы 19, 26 октябрь, 2, 9 ноябрь саннарында). «Сәламәт» гаилә бюджетында янда ай саен акча кала. Сезнең гаиләдә шулай икән, бик яхшы, бүгенге көндә сез билгеләгән финанс планнарыгызны тормышка ашыра башлый аласыз. Мондый бюджет белән иртәгесе көн турында борчылмаска мөмкин.

Чыгымнарыгыз керемнәрегез белән бертигез булса яисә алардан артып китсә, бюджетыгыз «авыру» дигән сүз, аны савыктыру эшенә керешергә кирәк. Авырган вакытта табиб безгә нәрсә билгели әле? Гадәти тәкъдимнәр – дөрес туклану һәм организмны чистарту, дарулар һәм витаминнар эчү, стрессларны киметү һәм ял. Болар барысы да гаилә бюджетына да туры килә. «Дөрес туклану һәм чистарыну» бюджет өчен чыгымнарны киметүне анлата. Керемнәрне арттыру ысуллары нәкъ менә бюджетның «дарулары һәм витаминнары» булып тора да инде. Бюджетны «стресстан азат итү» өчен акча запасы булдыру зарур.
Чыгымнарны киметү дигәндә, катгый экономия режимы түгел, ә кеше өчен психологик яктан уңай булган сакчыллыкка күчү турында сүз бара. Шуңа күрә биредә «сакчыл куллану» дигән төшенчә урынлырак булыр.
Финанс карарлар уйлап кабул ителгән һәм импульсив карарларга бүленә. Акчага кагылышлы эшләрдә хискә бирелергә ярамый. Андый карарлар финанс югалтуларга китерә. Шуна күрә әйбер сатып алганда «акча исәпләгәнне ярата» дигән әйтемне искә төшереп, ныклап уйлап, аек акыл белән эш итегез.
Түбәндә «сакчыл куллану» ысулларының кайберләрен тәкъдим итәм:
1) кредитлар булган очракта, банкка мөрәҗәгать итеп, процент ставкасын киметүне сорап гариза язу; берничә кредит булган вакытта, аларны берләштерү;
2) шәхси машинадан шәһәр транспортына күчү;
3) кәрәзле элемтәнең экономияле тарифларын файдалану, телефон операторына шалтыратып, кирәк булмаган түләүле хезмәтләрне өздерү («Гудок», «Сезгә шалтыраттылар» һ.б.);
4) Whatsapp, Viber, Skype кебек түләүсез элемтә сервисларын куллану;
5) авыруны булдырмый калу чараларын күрү, планлы рәвештә табибка күренү;
6) азык-төлек кибетенә барганда алырга кирәкле әйберләрнең төгәл исемлеген булдыру, үзегез белән балаларны ияртмәү, кибеткә тук көе йөрү, күпләп сату базаларына бару;
7) кием-салым һәм аяк киемнәрен сезон җиткәнче яисә сезон узгач алу, кибеткә шулай ук исемлек белән йөрү;
8) кибетләрдә дисконт карталар куллану;
9) уртак сатып алу төркемнәренә кушылу;
10) әйберләрне интернет кибетләреннән сатып алу, промокод, купоннар, шул ук вакытта кешбэк сервисларын куллану (сатып алу бәясенең бер өлешен кире кайтару алымы);
11) арзан бәяләр кибетләреннән, AliExpress, Joom Кытай сайтларыннан баш тартмау;
12) вакыт-вакыт Авито/Юла сыман сату-алу мәйданнарына керү;
13) өйдә энергия саклау лампочкаларын куллану, шулай ук су һәм электр кулланылышын күзәтеп тору;
14) туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бүләкләр алуны бәйрәм алдыннан түгел, алдан планлаштыру;
15) сәфәрне ким дигәндә 6 ай алдан броньлау юлы белән сатып алу.
Алдагы кагыйдәләрне төгәл үтәгән очракта, гаилә бюджетына 30% ка кадәр экономия ясарга мөмкин. Шул ук вакытта, чыгымнарны кысып экономия белән артык мавыкмаска кирәк. Гаиләне хәтта яхшы максатлар хакына да икмәктә һәм суда гына утырту килешә торган нәрсә түгел. Низаг килеп чыгуы ихтимал, ә бу бюджетны савыктыруга уңай юнәлеш бирмәячәк. Үзгәрешләрне акрынлап кертергә кирәк. Ин мөһиме, язганымча, алган белемнәрне тормышка ашыру – «сакчыл куллану» алымнарын никадәр иртәрәк куллана башласагыз, тормышыгызга уңай үзгәрешләр шулкадәр иртәрәк керер һәм аның аерылгысыз өлешенә әверелер.
Лилия ХӘСӘНОВА, «Вашифинансы.рф» проектының финанс белемнәр буенча консультанты.
(Дәвамы бар).
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: