Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Акча саклауның иң яхшы ысуллары

(Дәвамы. Башы 19, 26 октябрь, 2 ноябрь саннарында). Акча саклау турында язмабызны дәвам итәбез. Саклауның иң киң таралган ысуллары – өйдә «матрас астында», банк счетында, банк депозитында. Шуларны тикшереп узыйк.

Чыннан да, акчаны өйдә саклау – җиңел һәм гади ысул. Әмма ул иң яхшы вариант түгел. Аның кимчелекле яклары бар – акчаның югалуы, ярамас хәлгә килүе, урлану куркынычы, шулай ук вакыт узу белән, инфляция нәтиҗәсендә, бәясен югалту. Болардан тыш, һәрчак кул астында торганлыктан, үзләренең финанс максатларына барып ирешкәнче, акча тотылырга да мөмкин. Бу ысулны, үзегезгә акча туплаудан бигрәк, балаларыгызны финанс белем нигезләренә өйрәткән вакытта куллану яхшырак.
Банк счеты исәп-хисапны тиз ясау өчен уңайлы. Мәсәлән, счетка күчерелгән хезмәт хакын үзегезгә уңайлы теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин. Ә банк счетларына керү өчен без банк карталарыннан файдаланабыз. «Матрас астындагы» акчадан аермалы буларак, счеттагы акча төрле куркынычлардан сакланган. Бердәнбер җитешсезлеге – аларны инфляция «ашарга» мөмкин, чөнки банк счетларына процентлар өстәлми.
Банк кертеме яки депозит – ул билгеле бер вакытка (гадәттә, 1 айдан алып 5 елга кадәр) ачылган банк счеты. Шул вакыт эчендә аңа процентлар өстәлә. Бу - акчаны янга калдыруның һәм туплауның иң ышанычлы ысулы. Чөнки ул акчаның физик сакланышын гарантияли, инфляция дәрәҗәсен каплый, капитал артуны тәэмин итә, кертемнәрне иминләштерү буенча дәүләт агентлыгы ярдәмендә сез-нең акчаларны 1 400 000 сум чикләрендә банк банкротлыгыннан саклый, сезнең очраклы сатып алуларга юл куелмый, алынган процент кеременә салым салынмый.

Акча саклау өчен банкны ничек сайларга соң?

Бу – бик мөһим мәсьәлә. Монда инде үзегез сайлаячак банкның рейтингын, урнашкан урынының сезгә уңайлы булуын, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен, онлайн версиясе һәм мобиль кушымталар булуын, банк клиентларының фикерләрен дә исәпкә алырга кирәк. 

Депозитны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Депозит сайлаганда түбәндәге төп күрсәткечләрне исәпкә алырга кирәк: валюта һәм кертем срогы, депозит буенча процент ставкасы, процентларны исәпләү һәм капитализация ешлыгы, кертемне тулыландыру һәм процентларны югалтмыйча өлешчә акча алу мөмкинлеге, автомат пролонгация булу яки булмау. Теге яки бу депозитны сайлау сезнең аны нинди финанс максатларында ачуыгызга турыдан-туры бәйле.

Кирәкле кертемне ничек сайларга?

Хәзерге заманда, иң файдалы кертем төрен эзләп, шәһәрдәге барлык банкларны йөреп чыгарга кирәк түгел, http://www/sravni.ru/, http://www/banki.ru/ сайтларына күз салу да җитә. Һәм алар арасыннан югарыда санап үтелгән күрсәткечләр буенча иң яраклы кертемне сайларга гына кирәк.
Әгәр икеләнсәгез яки аңлашылмаган сораулар туса, финанс мәсьәләләре буенча консультантка мөрәҗәгать итә аласыз һәм сезнең финанс максатларга ирешү юлларын бергәләп сайларга мөмкин.
Лилия ХӘСӘНОВА, «Вашифинансы.рф» проектының финанс белемнәре буенча консультанты. 
(Дәвамы бар).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев