Туган як

Акча акчага тартыла

(Дәвамы. Башы 19, 26 октябрь саннарында). 29 октябрьдән V Бөтенроссия акча саклау атналыгы старт алды, шуңа күрә бу чыгарылышта акча саклау турында сөйләшә башларбыз һәм бу эшне кешеләр бик еш бирә торган сорауларга җавап рәвешендә башкарырбыз.

Акчаны ни өчен җыярга кирәк? 

Акча саклау – ул киләчәктә ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен акча туплау. Димәк, акча туплауның максаты – финанс максатларга ирешү өчен булган акчаны саклау һәм арттыру. Алга куйган максатларның иң еш очрый торганнары – туй уздыру, автомобиль яки фатир алу, торак ремонтлау, сәяхәт, көнкүреш техникасы һәм гаджетлар сатып алу. Бурычларны һәм кредитларны түләү дә финанс максатлар булып тора. Әмма аларга ирешү ысулы без бүген карарга тиешле мәсьәләләрдән бераз үзгәрәк.
Менә хәзер үк үзегезгә «Мин чынында нәрсә телим?» – дигән сорауны куегыз. Җәмгыять, реклама яки мода белән бәйле булмаган үз теләгегезне генә табу өчен, бу сорауның һәр сүзенә басым ясап кабатлагыз. Әгәр финанс максатларны дөрес куйсагыз, вакыйгалар үзләре үк сезнең теләккә яраклаша башлый һәм барысы да сез теләгәнчә үзгәрә. Алдан ук шуны искәртәсем килә: минем карашка, кредит финанс максатларга ирешү ысулы түгел. Дөрес, торак һәм автомобиль сатып алу өчен бу ысулны кулланырга мөмкин, ләкин билгеле бер кагыйдәләрне үтәгәндә генә. Алары турында без сезнең белән алдагы чыгарылышларда сөйләшербез. 
Саклауга күпме акча куярга икәнлеге финанс максатларның бәясенә бәйле. Аның агымдагы бәясен һәм тормышка ашыру вакытын ачыклагыз, ягъни сез аны кайчан тормышка ашырырга телисез? Ә хәзер КБ = АБ * (1 + ИНФ)ЕС формуласы буенча киләчәктәге бәяне исәпләп табыгыз (КБ – киләчәктәге бәя, АБ – агымдагы бәя, ИНФ –инфляция дәрәҗәсе (8% тирәсе), ЕС – максатны гамәлгә ашырырга теләгән еллар саны). Мәсәлән, бүгенге көндә сезнең максат 200 000 сум торса, аның бәясе ике елдан 233 280 сумга кадәр артачак: 200 000 * (1 + 0,08)2. Димәк, сезгә ай саен якынча  9 720 сум акча куеп барырга кирәк булачак.
«Акча акчага тартыла» дигән әйтем дә бар бит әле. Бай кешеләр юкка гына һаман саен байый бармый. Күп кенә күзәтүләрдән күренгәнчә, уйларыбызны әнә шулай максатка ярашлы якка юнәлдерү дә, акча туплауда уңай нәтиҗәләр бирәчәк, акча көтелмәгән чыганаклардан килә башлаячак. Шул рәвешле, тәҗрибәдә теләгән сумма планлаштырылган вакыттан алда тупланырга тиеш. Кешенең билгеле бер максатка юнәлдерелгән уйлары, әнә шундый тылсымлы көчкә ия. Ышанмыйсызмы? Бүгеннән үк зур булмаган күләмдә акча җыя башлагыз. 
Хәтта бүгенге көндә сезнең җитди максатыгыз булмаса да, зур булмаган күләмдә акча туплау кирәк. Элекке финанс тәкъдимнәре буенча керемнәрнең 10 проценты күләмендә акчаны янга калдырып, җыя башларга киңәш ителсә, хәзерге экспертлар 30 процент күләмгә кадәр сакларга омтылырга киңәш итә. Әлбәттә, монда катгый кагыйдәләр юк, барысы да сезнең финанс хәлегезгә һәм тормыш дәрәҗәгезгә бәйле. Әгәр акча туплый башлаганда 10 процент та сезнең өчен чынга ашмастай сумма булып тоелса, кечерәктән, әйтик, аена 500 сумнан башлагыз. Башта иң мөһиме – үзеңне акча җыярга өйрәтү, психологлар әйтмешли, баш миендә ныклы нейрон элемтәләр урнаштыру. 

Акчаны ничек җыя башларга? 

Узган саннарда барлык чыгымнарыгыздан калган акчаны сакларга калдырырга кирәклеге хакында язган идек инде. Әмма иң яхшысы, табыш (хезмәт хакы) алганнан соң ук, әле акчаны туздыра башлаганчы, билгеле бер сумманы читкә алып куярга кирәк. «Баштан үзеңә түлә» дигән гыйбарә – акча туплауның алтын кагыйдәләреннән берсе. Ә иң яхшысы – ике вариантны да бергә алып бару: башта үзеңә түләргә (акча килгәч үк) һәм ахырда, барлык чыгымнардан соң калган акчаңны алып куярга.
Акча болай да җитми бит, ничек итеп аның артканын җыярга соң, дип әйтерләр кайберәүләр. Әмма, әгәр иртәгә ягулыкка, коммуналь түләүләргә һәм азык-төлеккә бәяләр артса, яңа чыгымнар никадәр зур булуына карамастан, сез аларга түләү мөмкинлеген барыбер табачаксыз бит. Ә ни өчен алдан, хезмәт хакы алгач ук, башта үз-үзеңә түләмәскә? 
Лилия ХӘСӘНОВА,«Вашифинансы.рф» проектының финанс белемнәре буенча консультанты.
(Дәвамы бар).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: