Туган як

«Ак халаты үзенә бик килешә»

65 яшьлек Камилә апаны «ак апа», «саф апа» дип тә йөртәләр. Хәтерлим: Кызыл Чапчак авылы мәктәбендә 6 нчы сыйныфта укыганда, сыйныф җитәкчебез Рәкыйп абый Сөләйманов 9 нчы сыйныфтан бер кызны алып керде. «Аның исеме – Камилә. Ул сезнең әйдәманыгыз булачак», – диде дә, чыгып китте.

Камилә апаны тиз үз иттек: үзе сөйкемле, пөхтә итеп киенә, толымнарына матур тасмалар бәйләгән. Ул дәрестән соң безнең белән сөйләште, җырлар, биюләр өйрәтте. Ничә ел узса да, «Чеп-чеп, чебиләрем» җыры, башкорт биюе һ.б. бер дә онытылмый. 
Камилә апа мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, Түбән Кама медицина училищесына укырга керде. «Бик тырышып укыдым, күбрәк белем алырга омтылдым, дәресемне төннәр буе өйрәнә идем», – дип сөйләгәне бар. Шәфкать туташы дипломын алгач, Ширәмәттә эшли, аннары Зәйгә күченә.
Ак халаты аңа бик килешә. Авыруларга мөнәсәбәте дә сокландыра. Изге күңелле һәм шәфкатьле белгеч шундый булырга тиештер ул. Озак еллар Зәй шәһәрендә табиб янында шәфкать туташы булып эшли. Ә инде үзе дә, ире Альберт абый да лаеклы ялга чыккач, Югары Чаллы авылына күчеп, хәзерге вакытта үз йортлары белән яшиләр, менә дигән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Авылда Камилә апаны тыйнаклыгы, шәфкатьлелеге, мөлаем булуы өчен хөрмәт итәләр, авырсалар, килеп киңәш тә сорыйлар. Ул медицина китапларын укый, барлык яңалыклардан хәбәрдар. Инде өченче ел мәчеткә укырга да йөри, намазларын бер дә калдырмый. Үзе чисталыкны, пөхтәлекне ярата. Шуңа күрә өен, ишегалдын, бакчасын башкаларга үрнәк булырлык итеп карап тора.  
Ирина САДЫЙКОВА,
Олы Аты авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: