Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Ак калфак»та яңа җитәкче

Гаилә кыйммәтләре тәрбияләүне Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 2014 елның маенда узган беренче форумда ук төп максат итеп куйды. Түбән Кама татар конгрессы ул корылтайга өч вәкил җибәргән иде, «Ак калфак» бүлеге бездә шулай эшләп китте.

Бүген татар телен саклау, гореф-гадәтләрне кайтаруга юнәлгән чараларны заман рухында оештыру юлларын эзлиләр. «Яшь әниләр клубы», калфак тегәргә өйрәтүче «Остаз» дәресләре, татар театры түгәрәге, «Сүздән энҗеләр тезеп» исемендәге әдәби кичәләр яшьләрдә кызыксыну уятты. 
20 сентябрьдә киңәйтелгән утырышта гамәлдәге проектларга янә бер күзәтү ясалды, оештыру мәсьәләләрен яңа яссылыкта карадылар. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Рәвгать кызы Долотказина уңышлы барган проектларны дәвам итәргә чакырды. «Женщины Нижнекамска» дигән оешма белән үзе җитәкчелек иткәнгә, киңәшләре бик урынлы: «Нәтиҗәсе тиз булмаска да мөмкин. Безнең «Авыл хуҗабикәсе» проекты белән алты елдан соң гына РФ грантын алуга ирештек. Грантлар да кирәк, алга омтылыгыз,» – дигән теләкләрен җиткереп, бердәм эшләргә чакырды.
Таләпләр үсә, оештыру сораулары өстәлеп кенә тора. Казаннан ай саен диярлек республика чараларына чакыру җибәрәләр, катнашасы килә, ә күреп кайтканнарны үзебездә дә эшчәнлеккә кертеп җибәрергә ашкына башлыйсың. Бу җыелышта «Ак калфак»ка тагын берничә хатын-кыз килеп кушылды, ә иң мөһиме – яңа җитәкче сайладылар. Тавыш бирүдән соң, Зөлфирә Әхәт кызы Бигашева дүрт ел буе алып барган вазыйфаларын Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллинага тапшырды. 
Гөлсинә ханым чыгышы буенча Балык Бистәсе ягыннан. Татар сөйләме үзенчә матур аның. Оешма эшчәнлегенә быел гына кереп китсә дә, чаралар үткәрүдә үз өлешен кертергә өлгерде инде. Икътисадчы дипломына ия, уңышлы эшмәкәр һәм үрнәк хуҗабикә, машина да йөртә әле. Гаиләсе түгәрәк, парлап ике бала үстерәләр. Рәсми сорауларны бергәләп хәл итәргә кулай булыр дип, шул ук җыелышта әгъзалыкка хокук белгечен дә тәкъдим итте. Рәтләр киңәячәк, чөнки киләчәктә Кама Аланында да бүлекчә ачу турында сүз бара.
Әлфия ХАФИЗОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X