Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Агач утырту төгәлләнә

Шәһәребездә «Яшел дулкын» программасының көзге этабы тәмамлана. Агымдагы елда утыртырга планлаштырылган 25 мең төп агачның һәм куакның 23,5 меңе утыртылган. Эшләрне шушы көннәрдә төгәлләү күздә тотыла.

Хәзерге вакытта Химиклар проспектындагы «Магнит» сәүдә үзәге каршындагы участокта ылыслы агачлар утыртыла. Корабельная-Химиклар урамнары кисешкән урындагы газонга да чират җитәчәк. 
Бу эшләргә шәһәрнең бөтен кешесе дә җәлеп ителә. Шул рәвешле, яңа объектлар да барлыкка килә. Әйтик, 47 нче микрорайонда яңа мәктәп янындагы агачлыкка Ф.Табиев аллеясы дигән исем бирелгән. 
«Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләре 524 төп яфраклы һәм ылыслы агач утыртканнар. Сәнәгатьчеләр мәктәпләр, «Дружба» спорт комплексы, «Корабельная роща», парк территорияләренә агачлар утырткан.
Агач үсентеләренең безнең климатка тиз яраклаша торган миләш, каен, сирень һ.б. төрләре сайланган. Өстәвенә, мондый агачлар шәһәр экологиясен дә күпкә яхшырта. 
Руслан Исламов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев