Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Агач сырлый осталар

Шәһәребезнең комплекслы музеенда агачка уеп бизәк ясаучы осталарның эшләре тәкъдим ителде.

Күргәзмәдә Түбән Кама осталарының 90 эше куелган. Марсель Хәбибуллин, Азат Нуруллин, Тимергали Мифтахов, Галимҗан Гариповларның эшләре – чын сәнгать әсәрләре. «Уңган кулында ут уйната» дигәндәй, ниләр генә күрмисең монда. Очарга талпынган ябалак дисеңме, ашкынып торган тулпар, ябалдаш мөгезләрен җәйгән поши, Үзәк мәчетебезнең күчермәсе... Куелган эшләрдән күзне алырлык түгел, барысы да искиткеч төгәллек, зәвык белән ясалган. Кызык бит, гади генә агач оста кулына килеп эләккәннән соң, бөтенләй икенче дөньяга эләгә, танымаслык булып үзгәрә. Күргәзмә әле киләсе елның 10 гыйнварына кадәр эшен дәвам итә. Балаларның кышкы каникулларында шәһәребезнең рәссамнары һәм осталары тудырган сәнгать әсәрләре белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек бу.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Фотолар шәһәребезнең комплекслы музей сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев