Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Аэростаттан яхшы күренә

Түбән Кама районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына контрольлек итү максатында, күккә аэростат күтәргәннәр. Бу машиналарның каршы якка хәрәкәт итү полосасына чыгуы аркасында булган юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү өчен эшләнә. 2017 елда Түбән Кама районы территориясендә 30 шундый авария нәтиҗәсендә 8 кеше үлгән һәм 58 кеше тән җәрәхәтләре алган. Дөрес, андый...

Түбән Кама районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына контрольлек итү максатында, күккә аэростат күтәргәннәр. Бу машиналарның каршы якка хәрәкәт итү полосасына чыгуы аркасында булган юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү өчен эшләнә.
2017 елда Түбән Кама районы территориясендә 30 шундый авария нәтиҗәсендә 8 кеше үлгән һәм 58 кеше тән җәрәхәтләре алган. Дөрес, андый юл-транспорт вакыйгалары саны 16,7 процентка һәм зыян күрүчеләр 23,7 процентка кимүгә карамастан, һәлак булучылар 7 кешегә арткан. Юлдагы фаҗигаләрне кисәтү максатыннан, ЮХИДИ яңа ысуллар куллана. «Росгвардия»нең махсус билгеләнештәге авиация отряды аэростатыннан файдалану - шуларның берсе.
Аэростат аварияләр аеруча еш була торган юл участоклары өстенә күтәрелә, машиналар бер-берсен узганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очракларын ачыклауга мөмкинлек бирә. Очкычта урнаштырылган күзәтү камералары берничә чакрым радиуста булган вакыйгаларны җентекләп терки ала.
Узган атнада аэростат Чистай - Түбән Кама автомобиль юлы участоклары өстендә эшләгән. Нибары 3 көн эчендә каршы хәрәкәт полосасына чыгуга бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы күзәтелгән. Кагыйдәләрне бозучыларга карата беркетмәләр төзелгән. Административ җәза рәвешендә, хәзер аларга 5 мең сум штраф түләүдән алып, 4-6 айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү дә яный.
Юллар торышын күзәтү һәм юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу очракларын булдырмый калу максатында, аэростаттан файдалануны ЮХИДИ киләчәктә дә дәвам итәчәк.
ЮХИДИнең
пропаганда бүлеге.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев