Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

90 яшьтән узганнар да катнашты

Түбән Каманың «Берегиня» өлкәннәр клубы «Көз бүләкләре» бәйгесе уздырды. Җиденче ел рәттән үткән әлеге чарага пенсионерлар бакчаларында үстергән уңышны алып килделәр: биредә экзотик яшелчәләр, гаҗәеп зур кабаклар, җиләк-җимешләр һәм яшелчәләрдән әзерләнгән ризыклар бар иде.

Красный Ключ бистәсендәге капиталь ремонттан соң күптән түгел ачылган «Мирас» мәдәният йортында узган күргәзмәдә 18 кеше катнашты. Алар уңыш үстерүдәге тәҗрибәләре, теге яки бу ризык әзерләү рецептлары белән уртаклаштылар. 
Бәйгедә катнашучылар өчен концерт күрсәтелде, викториналар, уеннар үткәрелде. Ә бу вакытта жюри әгъзалары иң-иңнәрне сайлады. Нәтиҗәдә, «Яшелчәләр» номинациясендә беренче урын Флүзә Хәйруллинага бирелде. Ул күргәзмәгә 8, 16 һәм 27 килограммлы кабаклар, 850 граммлы бәрәңге бүлбеләре һ.б. алып килде. Флүзә апа Үчкә авылында яши һәм алтынчы ел бәйгедә катнаша, аның уңышы һәрвакыт призлы урыннарга ия була. 
«Җимешләр» номинациясендә Александр Карпов җиңде. Аңардан гадәти булмаган уңышны үстерү серләрен белергә теләүчеләр күп булды. Ул 25 ел флотта хезмәт иткән. Хәзер аның бакчасында экзотик үсемлекләр тупланган: сирәк очрый торган чәчәкләр, шәмәхә кәбестә, кытай кыяры, «Шоколад куян» сортлы кишере һ.б. Тагын берсе – кыяр һәм кавын гибриды. Ул башта кыяр булып үсә, аннары баллана һәм кавын кебек баллы булып үсә. 
«Кулинария һәм консервлау» номинациясендә, гадәттәгечә, Земфира Рәхимовага тиңнәр булмады. Ул – әлеге бәйгенең оештыручысы да. Авылда яшәүче апаларына ире Кадыйм абый белән бакча эшләрендә булышалар. Земфира апа уңыштан тәм-томнар әзерләргә ярата. Бигрәк тә кабак согы бик файдалы, дип саный ул. Земфира Рәхимова шулай ук кабак һ.б. төр эчлекле бәлешләр, яшелчәләрдән рагу, җиләкләрдән желе, «Зирәкләр ашы» алып килгән.
«Җиләкләр» номинациясендә беренче урынга Рәмзия Шәймәрдәнова лаек булды. Ул бәйгедә икенче елын гына катнашса да, аның күргәзмәгә алып килгән уңышы күпләрнең игътибарын җәлеп итте. 
Гран-при Александра Замякинага тапшырылды. Күргәзмәгә иң күп уңышны ул алып килде. Алар арасында  яшелчәләрнең, җимешләрнең, җиләкләрнең сирәк очрый торган сортлары бар иде. Шуларны ул зәвыклы итеп урнаштырды. Чәчәкләрен төрле төстәге «ваза»ларга – резин итекләргә урнаштырды. Александра Замякина 50 ел бакча тота. 81 яшендә булса да, бер дә авырыксынмыйча җир казый, өй түбәсенә менеп, виноград җыя. Казанда узган «Бакча» бакчачылар бәйгесендә дә җиңү яулаган. 
– Үзебез үстергән уңышны алып бардык. Президент күргәзмәне карап йөргәндә, безнекен ошатты. Нәтиҗәдә, беренче урын яуладык. Шундый канәгать булып, кичен генә кайттык! – дип сөйләде ул.  
Конкурста катнашып, җиңүгә ирешүчеләр арасында яшьләре 90нан узган Галина Богатырева һәм Илья Ризванов та бар иде.   
Җиңүчеләргә дипломнарны һәм бүләкләрне «Мирас» мәдәният йорты директоры Роза Хәсәнова әзерләде. Ул бәйгене оештыруда да катнашты. Күргәзмәне оештыруда шәһәр ветераннары советы, «Мирас»тагы китапханә мөдире Илсөяр Җаббарова ярдәм иттеләр. Күргәзмәдә катнашучылар үзләре әзерләгән тәм-томнар белән чәй эчтеләр.
Земфира Рәхимова фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев