Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

7 меңнән артык кеше катнашкан

9 февральдә Түбән Камада, ел саен уздырылып, күркәм традициягә әйләнгән «Россия чаңгы юллары» акциясе булды.

Ул «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы янындагы урманда үтте. Чаңгы юлына барлыгы 7 мең 843 түбәнкамалы чыккан. Акциягә катнашучыларның иң яше: малайлардан – Феликс Әхмәтҗанов, аңа әле 10 яшь тә тулмаган; кызлардан – 2008 елгы Дарина Капанева. Ә ирләрдән иң өлкәне Анатолий Елагин, аңа 84 яшь, хатын-кызлардан Валентина Кудряшовага 70 яшь икән. 
Ярышның төп дистанциясендә җиңүчеләр: 2001 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында – Диана Маслова; 2000 елгы һәм аннан өлкәнрәк  хатын-кызлар арасында – Юлия Балуева; 2001 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында – Александр Григорьев; 2000 елгы һәм аннан өлкәнрәк  ир-егетләр арасында Илфат Нәбиев беренче урыннарны яулаган. Җиңүчеләргә бүләкләр, кубоклар һәм медальләр тапшырылды. Ә иң өлкән һәм иң яшь чаңгычылар өчен махсус бүләкләр әзерләнгән иде. 
Фотода: чаңгычылар старттан кузгалды; 
Алмаз Фәттахов фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев