Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

64 нче балалар бакчасында «Сөйкемле бала-2021» республикакүләм конкурсының финалы узган

Конкурска Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Казан һ.б. шәһәрләрдән 59 эш җибәрелгән.

Беренче этапта катнашучылар «Мин – татар баласы» дип исемләнгән «визитка» әзерләгән. "Булганнан бар да була" дигән икенче этапта балалар үз сәләтләрен күрсәткән. Жюри әгъзалары барлык видеороликларны карагач, иң-иңнәрен сайлаган. «Сөйкемле малай» исеменә 64 нче балалар бакчасыннан Айзат Гыймалетдинов лаек булган, «Сөйкемле кыз» титулын исә түбәнкамалы Стефания Зубова (78 нче балалар бакчасы) һәм Гөлия Шакирова (Кукмара районы) үзара бүлешкәннәр.

Фото: 64 балалар бакчасы архивыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев