500 енчесе – Ралинә
Ел башыннан Түбән Камада 500 бала туган. Юбилейлы сабый Алсу һәм Юрис Дәүләтгәрәевләр гаиләсендә дөньяга килгән.
Әти-әнисе кызларына Ралинә дип исем кушканнар. 9 мартта аңа бүләкләр һәм беренче документы – туу турында таныклык тапшырылган. 8 мартта бала туу йортында өч кыз һәм өч малай туган. Беренче булып, 3260 граммлы кыз дөньяга килгән. Халыкара хатын-кызлар көнендә Түбән Кама ЗАГСында 11 пар язылышкан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев