Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

40 ел буе сәхнәдә

Шәһәребездә “Ләззәт” эстрада ансамблен белмәүчеләр сирәктер. Ул республика күләмендә татарча җырларны заманча итеп эшкәртеп җырлаучы беренче төркем булгандыр, мөгаен.

Татар җырларын заман рухында башкарып, татарча бию кичәләре уздырып, концертларда чыгышлар ясап, коллектив ул чор яшьләрен милли мохиткә тартуда, җырларыбызның дәрәҗәсен арттыруда, шул ук вакытта халкыбыз иҗатын да онытмыйча, аны яшь буынга да җиткерүдә зур роль уйнады. Быел “Ләззәт”кә 40 ел булды. Шул уңайдан 11 декабрьдә 18.30 сәгатьтә шәһәрдәшләр өчен  Халык иҗаты йортында зур юбилей концерты үтәчәк. Шул уңайдан шәһәрдәшләребезне “Ләззәт” ансамбле белән булган истәлекләре белән уртаклашырга чакырабыз. Коллектив тарихы җыр-моң белән генә түгел, ә шәһәребезнең тарихы белән дә тыгыз бәйләнгән бит. Истәлекләрне язып, ансамбльгә кагылышлы кызыклы фотоларыгыз булса, аларны да газетабызга җибәрә аласыз.
Флюр ГАЙНЕМӨХӘММӘТОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X