Туган як

4 мең шешә!

Полиция хезмәткәрләре ялган спиртлы эчемлекләрнең зур партиясен тапканнар.

Операция «Татспиртпром» компаниясенең куркынычсызлык хезмәте белән берлектә узган. Ике мең литр ялган хәмер Самара өлкәсеннән килүче машинада булган. Полиция хезмәткәрләре аны Зәй күпере янында туктатып, кузовын ачтырганнар. 4 мең шешә спиртлы эчемлек Түбән Кама кибетләрендә сатылырга тиеш булган дип фаразлана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: