Туган як

350 эш урыны

«Түбән Кама» сәнәгать паркында Айдар Метшин резидентлар белән очрашты.

Бүгенге көндә биредә коммуникация челтәрен, паркка керүче һәм биләмә эчендәге юлларны торгызу эшләре ахырына якынлаша. «МЕТАКАМ», «БАКЕЛИТ», «Технология НК» компанияләре дә үз объектларын төзиләр. Төзелешнең беренче этабында паркның гомуми мәйданы 20 гектар тәшкил итә, биредә 10 резидент үз җитештерү объектларын эшләтеп җибәрә алачак. Бу исә – 350 эш урыны дигән сүз. Парк инфраструктурасын булдыру өчен 300 миллион сумнан артыграк акча Россия моношәһәрләр үсеше фондыннан бүлеп бирелгән.  
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: