Туган як

26 июньдә Кызыл Чишмә бистәсендә Яшьләр көне узачак

Чаралар 12.00 сәгатьтә кросс белән башланып, төнгә кадәр дәвам итәр дип көтелә.

Тренер Алина Спирчагова теләгәннәрне «зумба» биергә өйрәтәчәк. «Кояшлы аланда» воркаут – урам гимнастикасы буенча ярыш оештырылачак. 15.00 сәгатьтә урам биюләре фестивале башланып китә. 12.00 сәгатьтә «Велики» паркыннан ве-лосипедлар парады кузгалачак. Иң матур һәм үзгә велосипедлар өчен бүләкләр тапшыру да каралган. Шулай ук Кама яры буенда хәйрия ярминкәсе, яшьләр Сабантуе, милли кием күргәзмәсе оештырыла, фотозона эшләячәк. 19.10 сәгатьтә концерт башланып, 22.30 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: