Туган як

2020 елның икенче яртысына газетага яздыру кампаниясе уңаеннан «Язылу ункөнлеге» бара

Ул 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге акция барышында «Туган як» газетасына ташламалы бәяләрдә – 586 сум 92 тиеннән язылырга була. Ә аннан соң, «Туган як»ка язылу кампаниясе төгәлләнгәнче, ягъни 27 июньгә кадәр, язылу бәясе – 633 сум.

Бүләге дә була

Язылу кампаниясе ахырына кадәр редакциянең үзенә килеп язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатыла.

Беренчесе – атна дәвамында язылучылар арасында һәр атнада призлар уйнатылачак.

Икенчесе – «Үзең языл + пенсионерны яздыр» акциясе кысаларында, шулай ук бүләкләр уйнатыла.
Әлеге акцияләрдә редакциягә (адрес: Химиклар ур., 64а йорты. Тел.: 43-17-57, 42-33-33) килеп язылучылар гына катнаша.
Өченчесе – һәр ярты ел саен уздырыла торган «Туган як»тан бүләк дигән традицион отышларны бу яртыеллыкта да уздырачакбыз. Анысында инде почталарда язылганнар да катнаша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: