Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

2020 ел нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама районында фәкыйрь яшәүчеләр барлык кешеләрнең 5,9 процентың, ягъни 16417 кеше тәшкил итә

Район җиткәчелеге алдына куелган бурыч – бу ел ахырына кадәр фәкыйрьләрне 5,7 процентка кадәр киметү.

Бу хакта Түбән Кама социаль яклау идарәсе начальнигы Светлана Романова хәбәр итте. Идарә аз керемле гаиләләр һәм авыр хәлдә калганнар белән социаль контракт төзеп, ярдәм итә: эшкә урнашырга, үз эшен ачарга, укырга керергә һ.б. булыша. Контракттан файдаланыр өчен, кешенең керем яшәү минимумыннан азрак булырга, торак та бер кешегә 40 квадрат метрдан артмаска тиеш. Түбән Кама районы социаль контракт буенча ярдәм күрсәтү өчен 45,6 миллион сум бүлеп бирелгән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев