Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

13 майда Ураза гаете булачак

Түбән Кама мөхтәсибәте хәбәр итүенчә, бу көнне 5.30 бәйрәм Коръән уку белән башлана, 6.00 сәгатьтә вәгазь көтелә, 6.30 сәгатьтә гает намазы укыла.

Намаздан соң мәчет янында урнаштырылган сәүдә чатырларында хәләл ризык, дини китаплар һ.б. сатып алу мөмкинлеге тудырылачак. 9.00 сәгатьтә шәһәркүләм бәйрәм була. Балалар чыгышы, пониларда йөрү, осталык дәресләре, уеннар, эстафеталар һ.б. көтелә. Фитр сәдакасына килгәндә, аны шушы көннәрдә тапшырырга кирәк инде. Гаиләдәге һәр кеше башыннан 100-700әр сум (керемгә карап) мохтаҗларга бирелә. Бәйрәмгә кадәр өч-дүрт көн алдан аны мәчетләрдәге махсус тартмаларга салырга да мөмкин. Фитр сәдакасына ризыклар алынып, шәһәребездәге мохтаҗ гаиләләргә таратылачак.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев