Туган як

11 сентябрьдә Түбән Камада вакытыннан алда тавыш бирү башланды.

Иртәнге сәгать 8дә барлык сайлау участоклары ачылды.

Беренче көнне үк 32 нче гимназиядәге үз участогына “ТР башкортлары корылтае” җитәкчесе Гали Хәсәнов килеп киткән.

– Мин Түбән Камада 30 ел яшим һәм эшлим. Бу шәһәр минем өчен бик якын. Без, Татарстан башкортлары республика иминлеге өчен хезмәт куябыз. Безнең актив позициядән шәһәребезнең, республикабызның, илебезнең киләчәге торганга күрә сайлауларда катнашам, – ди Гали әфәнде.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама шәһәрендә һәм районында барлыгы 115 сайлау участогы бар, шуларның 33е ­районда урнашкан.   


фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: