Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Түбән Камада Разил Вәлиевне искә алу кичәсе узды

Кичәдә шагыйрьнең энесе Рәмзил ага да катнашты.

Яңа ел бәйрәменнән соң озак та үтмәде, 4 нче гыйнвар көнне, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, тууына 77 ел тулу уңаеннан, Халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Разил Исмәгыйль улы Вәлиевне искә алу кичәсе булды.

«Искә алу» дигән сүзләрне, ничектер, Разил абыйның исеме белән янәшә куеп әйтү дә уңайсыз. Әле кайчан гына халык арасында кайнаган шәхес бит! Үзе исән булса, туган көнен ул кешеләр белән очрашып, кичәләр оештырып, иҗатын сөючеләрдән котлаулар алып үткәрер иде. Әмма, күңел ышанмаса да, бу көнге кичәдә якыннары, дуслары, каләмдәшләре һәм иҗатын сөючеләр Разил абыйны үткән заманда искә алдылар. Аның белән бергә булган вакытларны истәлек итеп кенә яңарттылар... 

Кичә башлангач, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова кулына микрофон алды һәм залда, шушы кичә тәэсиреннән иләсләнгән күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндереп, җыр-моң агылды:

— Ява карлар, яңа карлар, 
Яңа елның кары ява... 

Бу — шагыйрьнең «Кышкы учак» дигән шигыренә язылган (Луиза Батыр-Болгари көе — Ф. И.) һәм халык арасында тиз арада популярлык казанган җыр. Сүз уңаеннан, шунысын да искә төшерү урынлы булыр: бу җырның барлыкка килү тарихы турында Разил Вәлиев язмасы моннан бер еллап элек газетабызда басылып чыккан иде.

Кичәдә шагыйрьнең энесе Рәмзил ага да катнашты. Башкача була да алмый — ике бертуган, бер-берсенә ярдәм итешеп, гомер юлыннан һәрчак янәшә атлаган. Бу хакта Рәмзил ага истәлекләре белән уртаклашты: «Абыем бик туган җанлы булды. Без бит күп бала үстек. Барыбыз да аның ярдәмен тоеп яшәдек. Абый бөтенебезнең туган елын, аен, көнен онытмыйча, вакыт табып, һәммәбезне шигырь юллары белән котлый иде. Ул бик тырыш һәм эшчән дә булды, авылга кайткан саен иртә таңнан торып, үзенә берәр шөгыль таба иде. Безгә кайткан чакларында, вакыт табып, урман-болыннарда йөрергә, яшьлеген искә төшерергә дә ярата иде. Үзенә күрә илһам алгандыр инде. Әткәем урынына калган абыемны хәзер бик юксынам», — дип искә алды ул. 

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов мәшһүр якташыбыз, Халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең исемен мәңгеләштерү турында үзенең уйфикерләре белән уртаклашты.

Шагыйрьне искә алу кичәсенә Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән дә мөхтәрәм кунаклар килгән иде. Иҗатташ дуслары Рәдиф Гаташ, Марсель Галиев, Факил Сафин, Зиннур Мансуров, Рифат Фәттахов шагыйрь белән булган вакыйгаларны искә төшереп, хатирәләрен яңарттылар. 

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев: «Якташыбыз Разил Вәлиевнең исемен мәңгеләштерү өчен барысын да эшләячәкбез, ул шагыйрь буларак кына түгел, җитәкче, милләтпәрвәр, җәмәгать эшлеклесе, яхшы дус буларак та һәрберебезгә үрнәк кеше булды. Милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда үзеннән зур өлеш керткән шәхес», — диде. 

Туфан Миңнуллин исе-мендәге татар дәүләт драма театры режиссеры Рөстәм Галиевнең дә мәшһүр якташыбызга кагылышлы истәлекләре байтак икән. 

Разил Вәлиевнең авылдашы, балачак һәм яшьлек дусты, шулай ук танылган шәхес Алмаз Хәмзин дә кайткан иде Казаннан. Ул сөйләгән матур истәлекләрне, җыр-моңнарны кичә кунаклары көчле алкышларга күмде. 

Гомумән, искә алу кичәсе җыр-моңга бик бай булды. Илһам Хисмәтуллин, Ирек Гайнемөхәммәтов, Гүзәл Ильясова, Ландыш Шәфигуллина, Алсу Вәлиуллина, Разия Якупованың җырларын, Флюр Гайнемөхәммәтовның тальянда уйнавын һәм танылган якташыбыз Иркә Гайнемөхәммәтованың скрипкада өздереп моңлы көйләр башкаруын тамашачы йотлыгып тыңлады. 

Өч сәгатьтән артык барган кичә, күңелләрне әйтеп бетерә алмаслык моңга салды. Өйләргә таралышканда, урамда салмак кына кар бөртекләре төшкәли иде. 

Тагын бер ел иңләп узды
Язмышым урамнарын. 
Кайгыларны адаштыра 
Яңа ел бураннары... 

Әйе, язмышларыбызның урамнарын иңләп, еллар арты еллар уза. Иң аянычлысы — югалтулар... Олы шәхесләр китә... Әнә шулары йөрәкләрне телгәли... Э-эх, шул кайгыларны да адаштырсын иде Яңа ел бураннары!

Ирексездән Разил аганың «Безнең гомеребез, җирдә яшәвебез, кышкы учак кебек дөньяны җылытырга, яктыртырга тиеш бит!» дигән сүзләре искә төшә. Ул мең мәртәбә хаклы булган бит. Гомереңнең якты эзе күңелләребездә мәңге сакланыр, Разил абый! 

Фотолар https://vk. com/tukai_nk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев