Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Түбән Кама халкы Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүчеләрне искә алды

Түбән Камадан авария нәтиҗәләрен бетерергә 300гә якын кеше китә.

26 апрельдә Чернобыль һәлакәтенә багышланган халыкара Хәтер көне билгеләп үтелә.

Түбән Камада кичә Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең батырлыгына һәм авария корбаннарына багышланган традицион митинг узды.

38 ел элек Чернобыль АЭСында авария булды. Бу һәлакәтнең аяныч нәтиҗәләре республикада һәм бөтен дөньяда әле дә сизелә.

Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерү эшләрендә Татарстан Республикасының өч меңнән артык кеше катнашты. Бөтен илдән, шул исәптән Татарстаннан килгән Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның, радиациягә каршы көрәшүчеләрнең батырлыгы һәм фидакярлеге фаҗиганең масштаблары тагын да арту ихтималын сизелерлек киметергә ярдәм итте.

Түбән Камадан авария нәтиҗәләрен бетерергә 300гә якын кеше китә. Аларның 140тан артыгы инде исән түгел.

Чарада катнашучылар аларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев