Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Түбән Кама политехника көллиятендә мемориаль экспозиция ачылды

Тантаналы чарада җитәкчеләр, һәлак булганнарның туганнары катнашты.

Евгений Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллиятендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулуга һәм шушы көллиятне тәмамлап, махсус хәрби операциядә һәлак булган Равил Кәбиров, Денис Хрисанов һәм Марат Әхияровка мемориаль экспозиция ачуга багышланган митинг узды. 

Тантаналы чарада Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рамазанов, Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, һәлак булганнарның туганнары һ.б. катнашты. 

Равил Кәбиров 1973 елда Түбән Камада туган, монда аның балачагы һәм яшьлеге үткән. 2022 елның августында ул махсус хәрби операциядә, «Тимер» подразделениесендә катнашырга карар кыла. Ул 2023 елның июнендә һәлак була. 

Денис Хрисанов 1980 елда Тольятти шәһәрендә туган. 2023 елның июнендә ул контракт буенча хезмәт итәргә китә. 2023 елның августында яраланып, хастаханәгә эләгә һәм алган яраларыннан шунда вафат була. 

Марат Әхияров исә 1982 елда Түбән Камада туган. Чечен Республикасы хәрби хәрәкәтләре ветераны була. 2022 елда контракт буенча «Алга» подразделениесенә хезмәт итәргә карар кабул итә. 2023 елның 8 февралендә Угледар янында һәлак була. Солдатларның өчесе дә үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. 

«Түбән Кама җире һәрвакыт үз геройлары белән дан тоткан. Бөек Ватан сугышы вакытында дошманны юк иткән бабайларны һәм Әфганстанда, Чечняда интернациональ бурычын үтәгән кешеләрне искә төшерик. Һәм, әлбәттә, безнең заман геройлары турында да онытмыйк, алар бүген илебез сагында торалар. Безнең бурычыбыз — геройларны беркайчан да онытмау», — диде Илдар Рамазанов

Митинг барышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль экспозициягә чәчәкләр салдылар.

Көллияттә Равил Кәбиров, Денис Хрисанов һәм Марат Ахияров хөрмәтенә «Геройлар парталары» ачылды. Укучының өстәлендә сугышчының фотосы, аның биографиясе һәм хезмәтләре турында мәгълүмат урнаштырылган. Алар артында көллиятнең иң яхшы студентлары гына утырачак. 

Муниципаль район матбугат үзәге материаллары буенча.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев