Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Түбәнкамалылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

22 июньдә шәhәрдә Бөек Ватан сугышы башлануның 81 еллыгы билгеләп үтелә.

Иртәнге 4.00 сәгатьтә Җиңү монументы янында ветераннар, эзтабарлар, «Сугышчан туганлык» вәкилләре һәм шәһәр халкы җыелды.

Акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышы корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

10.00 сәгатьтә ветераннар, шәһәр хакимияте, Түбән кама преприятиеләре вәкилләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашында гомумшәһәр митингы уза.

Шуннан соң делегация шәһәр зиратына юл тотачак, анда алар 80 нче аерым чаңгы батальоны сугышчыларының туганнар каберлегенә чәчәкләр салачак.

21.00 сәгатьтә Җиңү монументы янында «Хәтер шәме» акциясе була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев