Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Түбән Камада Украинада һәлак булган Александр Осипов гаиләсенә Батырлык орденын тапшырганнар

31 майда Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусында Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган лейтенант Александр Осиповны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр.

Чарада Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин, Түбән Кама хәрби комиссары Фәрит Мингариев, укытучылар һәм кадетлар катнашкан.

Рамил Муллин бүләкне һәлак булган сугышчының хатынына Полина Осиповага hәм әнисенә Галина Купцовага тапшырган.

Александр Осипов Идел буе федераль округының Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусын һәм Рязань югары һава-десант команда училищесын тәмамлаган. Махсус билгеләнештәге төркемнең командиры булган. Март аенда Украинада махсус хәрби операция вакытында гомере өзелгән.

Александр Осипов күрсәткән батырлыгы өчен Россия Президентының 2022 елның 31 мартындагы Указы белән Дәүләт бүләгенә лаек булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев