Туган як

Түбән Камада сугыш хәрәкәте ветераннары көнендә « Күккә ашкан рота» акция-йөреше булды

Бүген, 1 июльдә Россиядә Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелде. Түбән Камада бу уңайдан « Күккә ашкан рота» акциясе узды.

Чарада һәлак булган солдатларның әти-әниләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, запастагы хәрби хезмәткәрләр, иҗтимагый хәрби-патриотик оешма вәкилләре hәм башкалар катнашты.

Россия өчен төрле кораллы конфликтларда көрәшкән кешеләр истәлегенә алар шәһәр буенча колонна булып узды.

Чара сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында тәмамланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: