Туган як

Түбән Камада Чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр

Түбән Камада Россия Чик буе гаскәрләренең оешуына 104 ел тулу уңаеннан истәлекле митинг булды.

Чара сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында узды.

Митингта хакимият вәкилләре, запастагы чик сакчылары булды. Аеруча зур тырышлык күрсәткәннәрне чик буе гаскәрләренең ветераннар Советы Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Тантаналы өлештән соң җыелучылар хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булучыларны искә алдылар. Чара чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: