Туган як

Түбән Кама эзтабарлары янә Карелиягә һәлак булган солдатларның җәсәдләрен эзләргә китә

Түбән Каманың «Нефтехимик» эзтабарлар отряды янә Карелия республикасының Суоярв районындагы «Хәтер вахтасы»на бара.

Бу хакта отряд командиры Ольга Ланцова НТР 24 телеканалына хәбәр иткән.

Эзтабарлар узган елның август аенда бу урында булган иде. Быел алар күтәрергә өлгермәгән җәсәдләрне эзләргә бара.

Узган вахтада Түбән Кама эзтабарлары 28 сугышчының җәсәдләрен тапкан.

Бүген иртән башланган эшне дәвам итү өчен 22 кешедән торган Түбән Каманың «Нефтехимик» отряды янә Карелиягә юл тотты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: